Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Бер шатлык мизгеле

Ышанырга белмим, ышанмаска,

Куккә тиде түбәм.

Пәрәвәзгә тотынганмын үзем,

Шашып җирне үбәм?!

Нишләргә дә белмим әле,

Канатлангач нишлим?

Хисләр белән күктә очам әле,

Төшмим әле, төшмим.

Җаным утлы чаптар- томырулы,

Тыймыйм, теләмим дә.

Аңа тиндәш бүген дингез аты,

Һәм дә җилләр генә.

Бәреләмен дөньям диварына,

Сыдырылам, төймыйм.

Чүгәләнеп язмыш бөлдырына,

Шатлык белән уйныйм…

Гажәп түгел бер дә, мондый үзгә халәт-

Сирәк була кешедә.

Мин үем дә бүген үзем түгел,

Һәм үземнен ишем дә,

Тормыш. Без бит кешеләр!?

Бәреләмен дөньям диварына

Сыдырылам тоймыйм

Чүгәләнеп язмыш бөлдырына

Шатлык белән уйныйм

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев