Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бер гомер җитми шул гомерләр юлында

    Карыйсың сәгатьнең минутын,

    Барларга үткәннең сәгатен.

    Бер минут җитми бит һәрвакыт,

    Беткәндә көтәрлек тәкатең .

    Бер мизгел, бер секунд арасы,

    Хәл итә кайчакта язмышың .

    Бер генә адымга ашыгу ,

    Булырга бик мөмкин ялгышың.

    Үкенеч ярасы калмаска,

    Уйлап кис, җиде кат үлчә дә.

    Бер минут елларга тиңләшә,

    Баса да , салганда үлчәүгә..

    Ике кат яшәлми гомерләр,

    Шулай да, көтәсең яхшысын.

    Минутлар үткәндә шатлыкта,

    Тоймыйсың вакытның ачысын.

    Бер минут, бары тик бер минут,

    Урланган, югалган, табылган.

    Ул мине саклады, яклады,

    Шайтанга тартылган адымнан.

    Адәмнең тәкьдири минуты,

    Алдан ук языла язмышка.

    Бер минут күкләргә күтәрә,

    Һәм сала гомерлек сагышка .

    Акылны югалткан вакытта,

    Хис чиген югалткан чакларда.

    Бер минут хәл итә җаныңны,

    Калдырмый бер үзең чатларда.

    Бер гомер, бары тик бер гомер-

    Бирелә сиңа да, миңа да.

    Шул вакыт арасын тормышта,

    Язса иде узарга иманда!

    Бер гомер- бер минут арасы,

    Очкындай югала, уйласаң.

    Бер минут- бер гомер тора ул,

    Дөньядан әгәр дә туймасаң

    Яшиек , бер гомер , туйганчы,

    Яшәүләр алтынга торса да.

    Без калыйк үз булып, ничек бар,

    Күчәрдән дөньясы орса да.

    Ормыш бар , тормыш бар, кормыш бар,

    Минутта үзгәрә язмышлар.

    Югалтмый яшәтсен җаннарны,

    Минуттан үрелгән тормышлар!

    Вазыйх Фатыйхов.

    http://www.viy3d.filmz.ru/photos/89636/medium/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: