Белмим, ничек...
Белмим, ничек - без яшь чакта
Язлары башка иде.
Ташулар да кайнабрак
Ярлардан таша иде.
Белмим, ничек - без яшь чакта
Кояш соң бата иде.
Кыр казлары да бик төзек
Чылбырда кайта иде.
Белмим, ничек - без яшь чакта
Төннәре үзгә.
Йолдызлары якын итеп,
Яратып күзләр идек.
Белмим, ничек - без яшь чакта
Җилләре назлы иде.
Кызларның да күңелләре
Кояшлы, язлы иде.
Белмим, ничек, белмим, ничек?-
Уйларымна чуалам.
Яшьлегемә кабат кайттым,
Үтәр юлга кузгалам...
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев