Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балама

    Ак ашъяулыкларга төрә-төрә,

    Жыеп барам ашамыйча узем.

    Ризыкларның иң-иң тәмлеләре,

    Булсын, диеп, балам, синең өчен.

    Төн йокымны унга буләмен мин,

    Кайчак керфек какмый ике күзем.

    Йомшак мендәр ,жылы юрган алам,

    Булсын, диеп, балам, синең өчен.

    Барган җирдән син тукталып калсаң,

    Беткән булса синең яшәр көчең.

    Гомеремне мин бирергэ әзер,

    Реклама

    Булсын, диеп, балам, синең өчен.

    Ашалмаган ризык, йокысыз төн,

    Гомерем дә, балам, синең өчен.

    Йөгереп килеп, кулың сузарсыңмы,

    Мин егылсам, әгәр, бетеп көчем?

    Фәнис МӨХӘММӘТҖАНОВ

    Яр Чаллы шәһәре.

    Фото: http://www.fotografija.com.mk/images/2014/07/04/bb3.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: