Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Авыр чакларымда сиңа кайтам әнкәй

    Авыр чакларымда сиңа кайтам,

    Кыен минутларда киләм уйларда.

    -Тормыш дисең, җиңел бирелми ул,

    Чакырасың аек уйларга.

    Күз күреме җитмәс чакларда да,

    Офык чиген барлап бирәсең.

    Үлчәү күтәралмас мизгелләрдә,

    Түзем көче белән киләсең.

    Бозланганда күңел элпеләре,

    Дөньясыннан сылтау эзлисең.

    Ялкыннарын бүлеп йөрәгеңнең,

    Җаным җылынганын күзлисең.

    Нинди генә кыен булганда да,

    Сиздермисең җаның халәтең.

    Әни булу синең талантыңдыр,

    Әни булу синең сәләтең.

    Карашымны җиргә төбәгәндә,

    Төшермичә тотып аласың!

    Пешсә дә бит кала кулларыңда,

    Язмышның иң кайнар табасы!?

    Авыр чакларымда сиңа кайтам,

    Кыен чагым сиңа ачылам.

    Синең изге йөрәгеңнең көченә,

    Әни җаным, гомер табынам!

    Вазыйх Фатыйхов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: