Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Җавапсыз калган сорау

    Җавапсыз калган сорау.

    Балалар йортына кердем беркөн,

    Күчтәнәчләремне алдым да.

    Шул вакытны дүрт-биш яшьлек малай,

    Килеп утырды бит алдыма.

    Сорау арты сорау бирә малай:

    "Абый үзең кайда яшисең?

    Балаларың бармы?Алар ничәү?

    Нинди эшләрдә син эшлисең?"

    "Әйе балам минем өч балам бар,

    Ике кызым һәм дә бер малай."

    Шулай дигәч,тагын миңа карап,

    Сорау биреп куйды ул болай:

    "Ике кызың булгач,тагын малай,

    Абый сиңа кирәк түгелме?"

    Реклама

    Күзләремнән яшьләр бәреп чыкты,

    Авыр уйлар басты күңелне.

    Күчтәнәчләремне тапшырдым да,

    Кочып алдым аны яратып.

    Күзләремә карап сорый кебек:

    "Җавап бир син, миңа, аңлатып".

    Шул вакытта кичердем мин,дуслар,

    Йәрәгемнең,җанның газабын.

    Ни дип әйрергә дә белми калдым,

    Һаман таба алмыйм җавабын.

    Фәнис Мөхәммәтҗанов

    Яр Чаллы

    Фото: http://vershina-samara.ru/assets/images/Kartinki/otche.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: