Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ачы язмышлы Тукай

    Апрельнең матур көнендә Тукай дөньяга килә. Кыска гына гомер яши Күп авырлыклар күрә Бик күп җирләрдә яши ул Өчиле, Сасна, Кырлай Күпме михнәт күрә анда Түзә шагыйрь шулай да. Дүрт ай ярым вакытында Әтисе үлеп китә Шәрифә карчыкка калдырып, Әнисе кияүгә китә. Куп тә үтми, үз янына Әнисе улын алдыра...

    Апрельнең матур көнендә
    Тукай дөньяга килә.
    Кыска гына гомер яши
    Күп авырлыклар күрә

    Бик күп җирләрдә яши ул
    Өчиле, Сасна, Кырлай
    Күпме михнәт күрә анда
    Түзә шагыйрь шулай да.

    Дүрт ай ярым вакытында
    Әтисе үлеп китә
    Шәрифә карчыкка калдырып,
    Әнисе кияүгә китә.

    Куп тә үтми, үз янына
    Әнисе улын алдыра
    Сасна Апуш күңелендә
    Якты эзләр калдыра.

    Кыска була Сасна чоры
    Өчилегә ул күчә.
    Зиннәтулла бабасында
    Ачлы-туклы көн күрә.

    Бабасының тормышы авыр
    Гаиләсе ишле була
    Аптырагач, ул оныгын
    Казанга озаттыра.

    Казан "әти-әни"се өчен
    Апуш була бердәнбер
    Ныклы тормышта яшиләр
    Ашау, киенү чикләнми.

    Ләкин тагын озак бармый,
    Ул рәхәт, матур тормыш
    Сәламәтлекләре какшый -
    Өчилегә кайта Апуш.

    Өчиледә озак тормый,
    Кырлайга чират җитә.
    Сәгъди абзый - акыллы ир
    Аны бик якын итә.

    Эшкә ярый әкренләп
    Алты яшенә җитә
    Мәдрәсәдә укый башлый
    "Күзе ачылып китә".

    Бу авыл да Апуш өчен
    Соңгысы булып тормый
    Киләсе тукталыш - Җаек
    Язмыштан узып булмый.

    Соңгы тукталышы- Казан
    Тукай - халык баласы
    Күпме юллар аша уза
    Ул безгә танылганчы.

    Энҗе Мөхәммәтҗанова,

    Күгәрчен мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: