Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Йөрәк белән шаярырга ярамый

    «Артериаль гипертония хакында врач киңәшен язып чыга алмассызмы?»-дип язган укучыбызга район үзәк хастаханәсенең шифаханә мөдире Нияз Фәсхетдинов киңәшләрен урнаштырабыз.

    -Артериаль гипертония авыруы өлкән яшьтәгеләр арасында аеруча еш күзәтелә. Чөнки бу яшьләрдә кешенең кан юлында кискен үзгәрешләр барлыкка килә. Кан басымы уйный, күтәрелә.
    Авыруга тәмәке тарту, спиртлы эчемлекне чамадан артык күләмдә куллану, бөер авыруы белән интегү, стресс кичерүләр дә сәбәпче булырга мөмкин. Ул исә баш авыртуы, баш әйләнүе белән үзен сиздерә башлый. Кешедә мондый хәлнең аеруча еш кабатлануы инсульт, инфарктка китерергә мөмкин. Шуңа күрә кан басымын даими рәвештә тикшереп торырга кирәк.
    Гәүдә авырлыгының чамадан артык булуы да авыруны китереп чыгара. Кыскасы, йөрәк белән шаярмаска, аны сакларга, эшчәнлеген даими рәвештә контрольдә тотарга кирәклеген искәртеп үтәсем килә. Ә моның өчен, профилактик максатларда урыннардагы фельдшер-акушерлык пунктларында, мөмкинлектән чыгып район хастаханәсендә даими тикшерелеп тору һич тә зыянга булмас.
    Сорауларга җавапларны
    Идрис Аметов язып алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: