Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Язгы ау уңышлы булды

    Безнең Балык бистәсе матур табигатле, киек кошларга, җанварларга да бай.

    Шуңа да ел саен республикабыз шәһәр, районнарыннан, күрше өлкәләрдән ау чорында йөзәрләгән кеше килә. Быелгы язгы ау вакытында да Балык бистәсе аучылык хуҗалыгы 500 дән артык сунарчыны кабул итте.
    Ау барышын полиция хезмәткәрләре,аучылык инспекторлары контрольлек иттеләр. Читтән килгән аучылар тарафыннан кагыйдәләрне бозу фактлары күзәтелсә дә, безнең җәмгыяткә берләшкән аучылар арасында андый фактлар булмады. Ә дисциплиналы коллектив- бүгенге чорда җәмгыятне яшәтүнең төп нигезе. Татарстандагы 76 ау хуҗалыгының бары тик 26сы гына эшли бит. Ау хуҗалыгы районның байлыгы. Аны 1946 елда сугышчы-фронтовиклар оештырган. Хуҗалыкны саклап оныкларга тапшырыга кирәк.
    В. Тихонов,
    район аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең рәисе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: