Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Игътибар: һава торышы бозыла

    24-25 апрельдә Татарстанда һава торышы бозыла. Бу хакта татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте

    .

    Барысына да актив төньяк-көнбатыш циклон сәбәпче. Әлеге циклонның фронталь өлешләре узган вакытта Татарстанда яңгыр, төнлә урыны белән юеш кар яву ихтималы зур. Җил дә көчәя - көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитәчәк.

    24 апрель иртән һәм көндез, шулай ук 25 апрельдә уҗил тизлеге секундына 23 метрга кадәрҗитеп көчәячәк. Җил һәм явым-төшем вакытында күз күреме начарлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: