Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Тәмәке сине сындырганчы, үзең аны сындрып ташла

Нәкъ шушы сүзләр белән балыкбистәлеләре эш көнен башладылар.

Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм "Форпост" үзәге иртәнге сәгать җидедән автомобильдә үтүче райондашларның күңелен күтәрде. Без шоферларга "үзеңнең сигаретыңны безнең конфетка алыштыр" тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттек.

Андыйлар күп булыр, дип уйлаган идек. Акция дәвамында безгә киресен күзәтергә туры килде. Тәмәке тартучыларны бик сирәк очраттык. Бу бик сөенечле хәл, әлбәттә. Мондый акцияләр үткәрү бик мөһим һәм кирәк, дип саныйбыз.

Халыкка һәм экологик чиста районыбызга рәхмәт әйтергә тиешбез. Җир шарын бу гадәттән коткара алмасак та, без аңа таба бер адым ясадык, дип уйлыйм.

Лилия Кәримуллина.

Халыкны социаль яклау бүлеге психологы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке балыкбистәлеләр