Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Теләче районында коточкыч гарасат

Бүген, 21 июньдә, төштән соң Теләче районының кайбер авылларында көчле гарасат булган.

Табигатьнең шул рәвешле шаяруы авыл халкына шактый зыян да китергән. Иң зур зыян күргән төбәкләрнең берсе - Иске Җөри авылы.

- Бу хәлне үз күзең белән күрергә кирәк иде, - дип хәбәр иттеләр Иске Җөри авылыннан Intertat.ru хәбәрчесенә. - Көчле җил чыкты, яшен, яңгыр, ком өермәсе... Урамга чыга торган да түгел иде.

Күп кенә хуҗалыкта җиләк-җимеш агачлары, яшелчәләр зыян күргән, авылда агачлар ауган, электр энергиясе өзелгән. Ә иң зур зыян күргән бер хуҗалыкка хәзер авыл белән өмә ясап булышмыйча да булмас, диләр Иске Җөридә. Аларның йорт һәм абзар түбәләрен кыегы белән урам уртасына ук кубарып ташлаган.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/4559

Фото: kazusiprirodu.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайбер авылларында көчле гарасат булган

2
X