Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Сәламәтлек – һәркемнең үз кулында

Вируслы һәм йогышлы авырулар мона кадәр дә кадәр булган,хәзер дә күзәтелә.

Тарихка күз салсак, кешелек дөньясы холера, чәчәк, грипп, чума кебек эпидемияләр кичергән. Ә менә 21 гасырда ВИЧ, туберкулез, вируслы гепатит кебек авырулар баш калкытты.
Бүгенге көндә әлеге авыруларга каршы нинди чаралар кулланыла? Күпләрне кызыксындырган әлеге сорау белән район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Ринат Гыйниятуллинга мөрәҗәгать иттек.
-Хәзерге вакытта көчле медицина технологияләре ярдәмендә авыруны вакытында күреп, дәвалый алабыз. Аеруча гепатит вирусы турында әйтеп үтәсе килә. Бу - бавырда була торган авыруның бер төре. Ул кеше организмында булып та, үзен сиздермәскә мөмкин. Хәзер бавыр авыруларының ни өчен килеп чыгуын, хәтта микроорганизмның төзелешен һәм анда яшәүче молекулаларны да күрә алу мөмкинлеге бар. Шуңа да әлеге авыруның һәр очрагына дәва табылды.
-Аны булдырмас профилактик тәкъдимнәрне җиткерсәгез иде?
-Бу авыру буенча диспансер чиратта торучылар һәм шик астындагылар сәламәтлекләренә, аеруча бавырларына игътибарлы булырга тиеш. Шуңа күрә без аларга елга ике тапкыр тикшеренү мөмкинлеге булдырабыз.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фото: pharmatrend.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар сезгә булышырга һәрвакыт әзер.