Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Райондашлар аны онытмый

Вакыт узышы, буыннар алмашуы дәвам итә. Бөек Ватан сугышы ветераннары гына түгел, балалык чорлары дәһшәтле сугыш елларына туры килгәннәр дә инде арабызда исәпле генә калды. Күптәнге танышым, районыбызның хөрмәтле кешесе, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган табибы Петр Шумилов нәкъ шундыйлардан. Кече яшьтән үк күп кайгы-хәсрәтләр үтеп, язмыш сынауларын кичкәнгәмедер,...

Вакыт узышы, буыннар алмашуы дәвам итә. Бөек Ватан сугышы ветераннары гына түгел, балалык чорлары дәһшәтле сугыш елларына туры килгәннәр дә инде арабызда исәпле генә калды.
Күптәнге танышым, районыбызның хөрмәтле кешесе, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган табибы Петр Шумилов нәкъ шундыйлардан. Кече яшьтән үк күп кайгы-хәсрәтләр үтеп, язмыш сынауларын кичкәнгәмедер, ул күңел төшенкелегенә бирешмичә, шат күңел белән яши. Кечкенәдән үз максатына тырышлыгы, фидакарь хезмәте белән ирешергә күнеккән ул. Ә кыенлык, ачы хәсрәт дигәннәре бәләкәйдән сагалый аны. Гаиләләре дә авылда шактый дәрәҗәле була. Гремячка төбәгендә күпләрне сокландырып, тигез матур тормышта өч малай тәгәрәшеп үсәләр. Гаиләләре белән дүртенче төпчек балалары дөньяга килүен көтеп гомер иткәндә сугыш башланып китә. Әтисен фронтка озатып озак та үтми, әнисе бәби тапканда вафат була. Якты дөньяга килгәндә сабый да әнисенең назлы карашына сусап якты дөньядан китә. Берсеннән-берсе нәни балаларны тәрбияләү әбиләре Наталья Федоровна җилкәсенә төшә.
Авылда 200 дән артык хуҗалыкта эшкә яраклы ир-атлар бөтенләй калмый, барысын да фронтка озаталар. Алар урынына хатын-кызлар, яшүсмерләр килә. Хуҗалыкларда сыерлар саны да кими. Чөнки терлек азыгыннан бигрәк барча халыкны ягулык утын хәстәрләү мәшәкәтләре нык борчый. Авыл халкы гомер-гомергә бердәм, ярдәмчел булуы белән мактала. Ә Гремячка авылы халкын табигатьнең иң матур, уңайлы урынына урнашуы авыр ачлыктан коткарып кала. Аннары колхозлары да районда иң яхшылардан исәпләнә аларның. Ул чорларда колхозны җитәкләгән граҗданнар сугышы ветераны Иван Дементьев эш сөючән кешенең кадерен белә. Төрлечә булыша, бигрәк тә ятим гаиләләрне ярдәменнән ташламый. Билгеле инде, үзләре дә тик ятмыйлар. Иң элек гаиләдә иң олы 10 яшьлек абыйсы колхоз эшенә алына. Ә инде соңрак Петр сыер җигеп җир эшкәртә, печән җыюда катнаша башлый. Әнә шулай тормыш кыенлыкларын алар бергәләшеп җиңәргә тырышалар. Берничә ел үткәч әтисе яраланып, хәрби госпетальдә дәвалана. Шуннан соң фронтка китәр алдыннан берничә көнгә авылына кайтып, сугышта ирен югалткан Анна түти белән никахлашып аны балалары янына кайтарып калдыра. Шулай итеп тормышлары бер кадәр яктырып киткәндәй тоела. Шатлыклы җиңү бәйрәмен ветеран әле бүгенгедәй ачык хәтерли.
Гадәти ямьле, кояшлы көн була ул. Һәркем көндәлек эше белән мәшгуль. Кинәт әллә Трой Урай, әллә Урахча авылыннан атка атланган берәү килеп сугыш тәмамлануын хәбәр итә. Бар халык авыл уртасындагы мәйданга ашыга. Җырлап-биеп, уйнап-көлеп бергәләшеп бәйрәм итәләр алар. Мондый олы куанычны күптәннән күрмәгән авыл халкының шат тавышы төн уртасына кадәр тынмый. Икенче көнне үк күкрәкләренә орден-медальләр таккан фронтовиклар кайта башлый. Ә Петрның әтисе икенче елны гына гаиләсен күрү бәхетенә ирешә. Ә бу вакытта малай инде җиде чакрым ераклыктагы күрше Урахча авылына йөреп белем ала. Алар ике катлы бинада урнашкан балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән бергә укыйлар. Монда аның химия, биология фәннәрен яратып үзләштерүе җиденче сыйныфны тәмамлагач Чистай медицина училищесына алып килә. Уку йортын алар биш бала бик яхшы билгеләренә тәмамлыйлар. Барысы да бергәләшеп Свердловский медицина уку йортына тотолар. Кечкенәдән хезмәттә чыныгып үскән егет монда да үз җаен табып көн күрә. Көндез институтта булса кич хастаханәдә хезмәт куя. Соңрак ул туберкулез диспансерында эшли. Шулай итеп егет үзенең матди хәлен дә яхшырта, хезмәт күнекмәсенә дә ия була. Тик туган ягын сагынуы нык борчый аны. Министрлык юлламасы белән аны Киров өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Анда сигез ел эшләгәннән соң гына күптәннән танышы, районның баш табибы Валерий Ивановның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә аны районыбызның санитария эпидимиология станциясенә баш табиб итеп күчерәләр. Туган ягыбызга кайткач ул чит төбәктә туплаган тәҗрибәсен кулланып җиң сызганып эшли башлый. Күп төрле куркынычлы авырулар себер түләмәсе, чәчәк, туберкулез, үпкә һәм башка күп төрле йогышлы авырулар белән көрәшергә туры килә. Үз вакытында медицина ярдәме күрсәтүе, төпле киңәшләре белән булышканы өчен райондашларыбыз аны әле дә онытмый.
Идрис Аметов.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев