Биш елдан соң Рәсәйдә кабат Африка чумасы авыруының ишәюе күзәтелә башлады.
Республикабыз ветеринария хезмәткәрләренең бик зур профилактик эш җәелдерүләре нәтиҗәсендә 2009 елда районыбызда һәм республикада да дуңгызчылык фермаларына зур зыян килмәде. Ә чир аеруча куркынычлы иде.
Ул елларда бик күп дуңгызчылык фермалары юкка чыгарылды. Абзарлары белән дуңгызлар яндырылды. Африка чумасына каршы әле Рәсәйдә һәм дөнья күләмендә дә вакциналар юк. Шуңа куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә уяулыкны нык арттырырга кирәк булачак. Бу һәл районыбыз халкына да кагылачак. Чөнки бүгенгесе көнне хуҗалыкларда һәм фермерларда 5025 баш дуңгыз асрала. Моннан тыш әле шәхси хуҗалыкларда да 215 баш дуңгыз бар.
Берәүнең дә абзарында булган терлекләреннән колак кагасы килми. Шуңа сакчыллык чарасын көчәйтергә кирәк булачак. Беренче чиратта дуңгызларны иректә, кырда йөртү катгый тыела.
Рөстәм Шамкин,
дәүләт ветеринария инспекторы.
Фото: http://walls.com.ua
Нет комментариев