Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек һәм тирә-як мохит

Балыкбистәлеләр, үз-үзебезгә игътибарлы булыйк, сакланыйк

Экологлар бөтен дөнья буенча чаң суга. Урамда ташланган битлекләр кошлар һәм хайваннарның үлеменә китерә. Моның өчен һәрберебез яшәгән җиребездә битлекләрне утильләштерүгә җаваплы карарга тиеш.

 Эш урыннарында кулланылган битлекләр юк итү өчен пакетларга җыела, урамнарда моның өчен чүп-чар җыю урыннары бар. Тик, кайберәүләр анда барып мәшәкатьләнмичә битлекләрне теләсә кая ташлыйлар. Район үзәге урамнарында мондый хәлгә сирәк булса да юлыгырга мөмкин.
Балыкбистәлеләргә гигиена битлекләрен куллану кагыйдәләре турында искәртү өчен без Лаеш территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлнара Сафинага мөрәҗәгать иттек.
- Гамәлдәге законнар буенча, медицина эшчәнлеге белән бәйле булмаган оешмаларда кулланылып яраксызга чыккан битлекләр һәм респираторлар медицина калдыклары булып саналмый. Аларны юк итү закон таләпләре нигезендә башкарыла. Шулай да, Роспотребнадзорның коронавирус вакытында битлекләрне һәм перчаткаларны утильләштерү турында гомуми рекомендациясе бар.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт төрле өлкәләрдәге оешмалар һәм предприятиеләр: сәүдә, китапханәләр, югары белем бирү мәгариф учреждениеләре һәм башкалар  өчен коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча методик рекомендацияләр чыгарды.
Кагыйдәләр түбәндәгедән гыйбарәт: маска һәм перчаткаларда булган авыру таралмасын өчен 2-3 сәгать дәвамында аларны полиэтилен пакетка (сәүдә оешмаларында ике катлы пакетка) урнаштыралар һәм көнкүреш калдыклары кебек ташланганчы герметик рәвештә тоталар. Битлекләрне һәм перчаткаларны утильләштерү өчен аерым чиләк каралмаган.
Тукымадан (марля-мамык) эшләнгән саклану чараларын кулланганнан соң, сабын эремәсендә 15 минут кайнатырга кирәк. Агымсуда  чайкаганнан соң, югары температурадагы утюг яки парогенератор ярдәмендә киптереп аларны кабат куллану рөхсәт ителә. Аларны утильләштерү нәкъ бер тапкыр кулланыла торган битлекләр кебек эшләнә.
Әгәр оешма медицина яки фармацевтика эшчәнлеген лицензия нигезендә алып бара икән, предприятиедә бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен утильләштерү СанПин буенча гамәлгә ашырыла. Бу очракта кагыйдәләр аеруча катгый: кулланылган шәхси саклану чараларын «Битлекләрне һәм перчаткаларны утилизацияләү» дигән язу һәм «Б” класслы медицина калдыклары” маркировкасы төшерелгән ачык-сары төстәге пакетларда башкарыла.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса