Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Очрашу Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан оештырылды.