Дин һәм без рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кадер кичәсе кайчан?
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган, ягъни мәчеттә торып, күп гыйбадәтләр һәм догалар кылган һәм «Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез», - дип әйткән.
-
Балыкбистәлеләр,Гает бәйрәме мөбәрәк булсын!
Рамазан аен ел буе сагынып көтсәк тә, изге көннәр сизелми дә үтте. Әлеге айда бик күп күркәм гамәлләр кылынды. Аллаһыбыз кушканнарны үтәп тәүге мәртәбә намазга басучылар, ураза тотучылар булды. Мөселманнар мәчетләргә тәравих намазларына бардылар, иманнарын ныгыттылар. Мәчеткә йөрүче яшьләрнең саны елдан-ел арта баруы аеруча куанычлы. Быел да тәравих намазларына халык...
-
2017 елда фитра сәдакасы, зәкәт һәм фидия күләме күпме һәм кемнәргә тиеш?
Мөселман халкы 25 нче июнь көнне Ураза гаете намазына җыелачак. Намаз кояш чыккач ярты сәгатьтән соң, ягъни 03 сәгать 30 минутта укылачак. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе исә, намазга кадәр 30-40 минут алдан башлана.
-
Балыкбистәлеләр, 25 июнь көнне Ураза гаете намазына килергә онытмагыз
Ай дәвамында барган Ураза көннәребез ахырына якынлашып килә.
-
Балыкбистәлеләр,Кадер киче якынлаша. Теләкләр теләгез
Рамазанның соңгы ун көнлеген вакларга керештек. Бу көннәр арасында бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар - ул Кадер кичәсе. Ул кичәдә Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлламгә вәхилек китерә, Коръән иңә башлый. Кадер төне кайчан соң ул? Аны кайсы төннән эзләргә? Кадер кичәсенең вакыты төгәл...
-
Балыкбистәлеләр,фитра сәдакасы күпме икәнен беләсезме?
Мөселманнар бер ел дәвамында зарыгып көтеп алган изге Рамазан ае тәмамланырга да күп калмады. Бөтен серлелеге, ниндидер бер рәхәтлеге, күңелләргә шифа һәм тынычлык, эшләгән изге гамәлләребездән алган канәгатьлек хисе белән узып бара ул.
-
Казан мәдрәсәсе бал кортлары кәрәз белән "Аллаһ" сүзен язган (+фото)
Гадәти булмаган хәлне беренчеләрдән булып Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә умартачылык буенча укытучы Тимур Ибраһимов күреп алган.
-
Рәсүлебез (с.г.в.): «Кем, Кадер кичәсен уяу үткәреп, гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда, әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар"
"Кадер" дигән сүз кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе - тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер кичәсе мең айдан да кадерлерәк. Ул кичәдә догада, гыйбадәттә, зикердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачак.Рәсүлебез (галәйһиссәләәм): «Кем дә кем, Кадер кичәсен уяу үткәреп,...
-
Казан теннис академиясендә узган V республика ифтарында балыкбистәлеләр дә катнашты
Казан теннис академиясендә V республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга күп санлы волонтерлар хезмәт күрсәтте. Россиядәге иң киң күләмле ифтарда ТР җитәкчелеге һәм шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чарага Татарстан районнары мөхтәсибәтләренән аерым автобуслар белән килүчеләр дә...
-
Рамазан аеның соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере
Рамазан аен ел буе сагынып көтсәк тә, газиз кардәшләрем, изге көннәр сизелми дә үтте. Көн арты көн килеп Раббысына тугры бәндә кадерле вакытларны изге гамәл, Коръән укуга сарыф итә. Тоткан ураза калебне йомшарта, торган кыямнар сабыр, әхлаклы итә, укыган аятьләр гафиллектән уята. Тән итагать кыла, тел зикер итә, җан уйлана,...
-
Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? (сорау-җавап)
"Мөселман дустым белән сәфәргә чыккач, юлыбызда очраган чиркәүгә тукталырга туры килде. Гыйбадәтханә хуҗасы мөселман икәнебезне белеп, чиркәүдә намаз укырга тәкъдим итте. Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? Бу хакта да аңлатып китә алмассызмы икән?"
-
Эшләр уңсын өчен көн дә кирәкле догалар
Бу дөньяда һәркем бәхеткә омтыла. Һәрберебезнең кайгы-хәсрәтсез, шатлыклы көннәр кичерәсе килә. Башланган һәр эшем уңышка китерсен, атлаган адымым хәерле булсын, дип мөселманнар шул максаттан догалар укый. Чөнки мөэминнәр өчен эшнең уңышлы төгәлләнүе генә түгел, аның нәтиҗәсе хәерле булуы һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешүе дә мөһим.
-
Күңелең тыныч булу – зур бәхет, диләр…
Кешегә кайгы-борчу килгәндә, курыкканда аның күңелендә тынычлык югала. Бүгенге заманның бәласе көн дә кайдадыр ашыгу, кабалану, баш тулы мәгълүмат, икеләнү, ярышу, артта калмаска тырышу, билгеле, кешенең тынычлыгына киртә куя.
-
Намаз — сәламәтлек чыганагы
Тәүлеккә биш вакыт намаз укучы кеше Аллаһы Тәгаләнең сөекле бәндәседер. Ул теге дөньяда да, бусында да бик нык аерылып торыр. Аның күңеле тыныч, ризыгы бәрәкәтле, догасы кабул булучан, үзе сәламәт булыр. Йөзеннән нур бөркелеп, тәненнән хуш ис килеп торыр. Намаз укучы әби-бабаларыбыз хөрмәтлегә өйләнә. Урыннары түр башында була. Гыйбрәтләр эзләп...
-
Яңавыл мәчете манарасына ай урнаштырырга поп та килде (ФОТО)
Балык Бистәсе районы Яңавыл авылында бүген 11 июнь көнне мәчет манарасын күтәрделәр һәм ай куйдылар.