Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Зәринәнең авырга калуын белгәч, сөйгән ярдан җилләр исте

Зәринә бүген тагын урамга уйнарга чыккан җиреннән елап керде. Матур гына комлыкта уйнап утыра иде, үзләренең йортта яшәүче Данил йөгереп килде дә аның башына ком сипте. Үзләренең йорттагы малайлар аны гел шулай кыерсытып торалар.

  Еламыйча кергән вакыты бик сирәк. Якларга абыйсы юк шул кызның, әнисе белән икесе генә яшиләр. Әтиләре дә юк, урамга бергә чыгарга абыйсы да юк. Их, абыйсы булса, урамга чыккач, усал малайларны кыйнап җибәрер иде. Менә аннары Данил ком сибеп карасын — күрмәгәнен күрер иде ул. Кыз бүлмәгә елап килеп керде дә башта раковина каршына басып башындагы комны коеп төшерде, кич әнисе кайткач тагын орыша инде хәзер. “Бу башыңны нишләттең”, дияр. Битен юып, телевизор кабызды да Зәринә диван почмагына утырды. Телевизор да карыйсы килми һаман, үксеп – үксеп алды. Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә әнисе белән икесе яшәп яталар менә шулай. Бүлмәдә әллә ни җиһаз да юк. Стенка кебек кенә бер шкаф тора. Утырып ашарга икесе сыярлык кечкенә өстәл. Җыелмалы диван. Шуның белән шул бугай.    Кеп–кечкенә бүлмәгә тагын ни куясың? Зәринә быел көз укырга барасы, бакчага йөрми, шуңа күрә ,әнисе эштә булганда, кыз көне буе берүзе бүлмәдә. Суыткычта пешереп куйган ризык бар, тефаль чәйнегендә чәй дә кайната белә. Ач утырмый, үзен-үзе көйләргә күптән өйрәнде ул. Күптән инде башка балалар кебек олылар ярдәмен бик көтеп утырмый. Өйдә утырып туйса, урамга уйнарга чыга. Тик менә усал малайлар гына иркенләп уйнарга ирек бирми. Их, абыйсы булса икән аның. Зәринә тагын авыр сулап көрсенеп куйды.   Гөлгенә, эштән кайтып керү белән, диванга күз төшерде. Кызы әнисенең шәлен ябынып йокыга чумган икән. Хатын шыпырт кына килеп кызы янына чүгәләде, аннары сак кына башына кагылды. Зәринәнең чәч аралары тагын ком белән тулган, елап та алган сабые. Тагын урам малайлары кыерсытканнар кызын. Гөлгенә көрсенеп куйды, яклаучы булмагач читен шул кызына. Менә җәйгә әби-бабай янына кайтара алмый ул кызын. Чөнки Гөлгенә сабый чагыннан ук интернатта үсте. Әти-әнисен бөтенләй белми ул. Әнисе, аннан баш тарткан вакытта, исеме Гөлгенә дип язган, әнисеннән бары шул гына истәлек — исеме генә бар. Үсмер чакта әнисен эзләп карады, тик каян табасың инде аны. Бернинди адрес калдырмаган. Ачу сакламады әнисенә Гөлгенә, чөнки ул ханымны беркайчан күргәне юк аның. Ә күрмәгән-белмәгән кешегә ачу тотып булмый.   Аннары менә унберенче классны укып бетергәч, шушы тулай торактан бүлмә бирделәр. Шушында ук торып, поварга укып чыкты. Аннары мәктәп ашханәсенә эшкә керде. Акчасы әллә ни күп түгел, җитә очын-очына ялгап барырга. Эшли башлагач, бүлмәсе дә булгач, Гөлгенә кичке клубларга да йөреп карады. Интернаттан котылган кыз олы тормышка өйрәнмәгән, тәрбияче апалар да барсын да төшендереп бетерә алмады. Иң беренче очраган кара чәчле егеткә үлеп гашыйк булды кыз. Егет тә аның бер алдына, бер артына төште. Гөлгенәнең үз бүлмәсе булгач, бик җайлы булды. Өстә әти-әни тормый бит. Ахыры шуның белән бетте— егеттән менә Зәринә калды. Аның авырга узуын белүгә, сөйгән ярдан җилләр исте, бүтән кыз янына килмәде, юкка чыкты. Тик инде үкенеп ни эшлисең, карынындагы баланың җанын кыймады Гөлгенә. Әтисе кебек кара чәчле кыз алып кайтты. Үз әнисе кебек баладан баш тартмады. Әнисез ничек читен икәнен ул бик яхшы белә. Үксез балачакны үз кызына теләмәде. Больницадан алданган кызны бергә эшләгән апалар килеп алдылар. Такси да яллаганнар. Аннары киңәшләрен дә биреп тордылар,сабый баланы ничек тәрбия итәсен бөтенләй белми иде шул.   Алга таба инде Гөлгенә бар тормышын шушы кызы өчен багышлады. Аның янына ялгыз ирләр, егетләр дә килгәләп кармак салып карадылар. Тик ханымга акыл кергән, аларны куып кына чыгарды бүлмәдән. Һаман повар гына булып эшләргә теләмәде Гөлгенә, читтән торып программистка укып чыкты. Инде күптән, мәктәптән китеп, трамвай депосында отдел кадров начальнигы булып эшли, акча ягы рәтләнде. Тик менә кызын гына калдырыр җире юк. Кыз үзе күптән ияләнде үзе генә торырга. Шулай да ялгыз хатынга бик читен.   Зәринә ,әнисенең башына кагылуын сиземләп, күзләрен ачты да елмаеп җибәрде.   —Әни кайтты, – кыз, кулын сузып, Гөлгенәнең муеныннан кочаклап алды.   —Кайттым, кызым, кайттым. – Хатын кызын кочаклап күтәрде дә алдына утыртты. – Син ашадыңмы көндез, кызым?   —Ашадым әни, башка ботка пешереп калдырма әле, туйдырып бетерде инде.   —Нәрсә пешерим соң алайса?   —Белмим, ну берәр башка нәрсә пешер инде, яме.   —Ярар, тырышып карармын инде алайса, тик башта сине юындырып аласы булыр, чәч араларың ком гына. Каян шулай комга коендың тагын?   —Данил сипте аны, – Зәринә кабат елыйсы килеп авызын турсайтты.   —Һаман шул усал малаймыни әле, урамда тотсам кирәген бирәм әле мин аны.   —Әни, ник безнең әти юк? Әнә Данилның әтисе бар, Камиләнең абыйсы да, әтисе дә бар. Данил аңа тими. Тисә, абыйсы хәзер аның кирәген бирә. Безнең беркем дә юк. Син ник һаман йә әти, йә миңа абый алып кайтмыйсың? Алар булса, Данилны җиңәрләр иде.   Мондый сүзләрне кызыннан көтмәгән иде Гөлгенә, каушап калды хатын. Ни кылырга белмичә, Зәринәнең башыннан алып аны күкрәгенә кысты.   —Әни, җибәр әле, суларга һава юк ич. Әни алып кайт инде өйгә миңа бер абый һәм аннары бер әти.   —Алай барсын да берьюлы каян гына табып бетерим икән, кызым, — Гөлгенә, шаярган булып, сүзне икенче якка борырга тырышты.   —Син аны Камиләнең әнисеннән сора, яме, аның әнисе белә. Ул алып кайткан әнә Камиләгә әти дә, абый да.   —Ярар, кызым, менә күргәч сорармын инде, каян алалар икән аларны, яхшымы? Аннары мин дә шунда барып карармын, бәлки, безгә калгандыр әле.   —Урааа! – Зәринә, шатланып, әнисең муеныннан кочаклап алды.   Ә Гөлгенәнең күзләре яшьләр белән мөлдерәмә тулдылар. Кызына күрсәтмәс өчен, ул раковинада битен юган булды. Ярар, бүген шулай шаян якка кызының уйларын бора алды. Тик бит ул көннән –көн үсә бара. Бу турыда кызы белән ныклап сөйләшәсе көннәрне вакыт көн саен якынайта.   Инде йокларга ятканчы, Зәринә такылдаудан туктамады.   —Әни, син әти алып кайткач, ул кайда йоклар икән? Абый белән миңа урын булыр микән? Аннары бергә әтиләр авылына кайтабыз, яме? Алайса Камилә генә авылга кайта. Минем бер дә авылга кайтканым юк. Сразы икенче көнне үк әтиләр авылына кайтырбыз бит, иеме?   Әти алып кайтырга дип ризалашканына үзе борчылды Гөлгенә. Кем генә теленнән тартты икән аны, ә? Менә хәзер баланы туктатыр җай юк. Бер тынгы белми тәтелди.   —Ярар, ярар, кызым ,— дип, кабатлаудан башка чарасы калмады. Көчкә йоклата алды кызын.   Иртән шыпырт кына торды Гөлгенә, тиз генә җыенып эшенә китте. Кечкенә бүлмәдә Зәринә тагын берүзе йоклап калды. Кичә төнгә кадәр хатын гобәдия пешерде. Әйдә инде, кинәнсен бераз кызы. Бәлки,әнисе уйламый—нитми генә биргән вәгъдәсен тәмле әйбер белән бераз онытып торыр.   Зәринә уянганда ,кояш күптән төшкә якынлашкан. Кыз торып битен юды да өстәл янына килде. Өстәл өстендә бар бүлмәгә тәмле исен таратып гөбәдия ята икән.   —Урааа! Гобәдия!   Кыз чәй кайнатып үзенә чәй ясады, аннары, кисеп куелган гөбәдияне тәлинкәсенә салып, телевизор кабызды. Һаман шул бер мультиклар туйдырып бетерделәр. Әнисе ,укый башлагач, компьютер алырбыз дигән иде. Алай булса, шәп була. Мәктәп өчен күптән форма алдылар, ак алъяпкыч белән матур бантиклары да бар. Сумкасы да күптән әзер.   Урамнан бала - чага тавышы ишетелә. Зәринә, өйдә утырсы килмичә, урамга чыкты.   Бар шәһәрдә дә бердер ул — күп катлы йортлар ишек алды. Берничә күп катлы йорт капма - каршы урнашканнар, уртасында балалар мәйданчыгы дигән кечкенә генә урын шунда. Тирә-яктан машиналар тора. Ул участокка әбиләр чыгып утыралар. Әйе, кайбер балаларның әбиләре бар әле монда. Алар шунда эскәмиядә оныкларының уйнаганын карап утыралар. Билгеле, сакчылары булгач, аларны берсе дә кыерсытмый. Шул менә Зәринә кебек ялгыз балаларга гына кыен күп эләгә. Болай үзе балалар барысы диярлек әбиләр карамагында. Әбиләр кайсы бала кемнеке икәнен күптән белеп бетергәннәр. Читтән килгән баланы тиз танып алалар.   Зәринә, кая барырга белми, бераз карап торды. Комга барсаң - тагын башына ком сибәрләр, таганга барып булмый икән — анда зур малайлар атына.   —Син ник уйнамыйсың?   Зәринә артына борылып карады, үзеннән бер башка зур малай эндәшкән икән.   —Уйнарга кеше юк, – дип җавап бирде Зәринә, үзенә эндәшкәнгә күңеле булып. Бу малайны аның моңарчы күргәне юк иде әле.   —Ник, үзең генә уйна.   —Әй, анда малайлар мине кыйныйлар.   —Нигә алай итәләр соң алар?   —Минем абыем юк, шуңа бәйләнәләр.   —Курыкма, әйдә, тисәләр, миңа әйтерсең.   Көтмәгәндә яклаучы табылганга сөенеп куйды кыз.   —Чынлапмы?   —Чынлап инде, тисәләр, мине чакыр.   —Ә синең исемең ничек соң?   —Ирек. Ә синеке?   —Зәринә.   —Ярар, мин монда гына булам, — диде дә малай велосипедына утырып китеп барды. Зәринә батыраеп комга таба атлады. Ярата ул көне буе комда казынып уйнарга, ашарга да оныта хәтта.   Кечкенә чиләгенә ком тутыра башлады кыз. Исәбе кечкенә башнялар ясап уйнарга. Кинәт аның чәч толымын каты итеп тарттылар. Тагын шул Данил икән. Ул ишек алдында иң усал малай, кызларны гел кыерсытып тора. Зәринәгә күбрәк тә эләгә әле аннан.   —Җибәр, авырттырасың! — кыз кычкырып җибәрде.   —Бә-бә-бә, — малай үчекләп тартуын белде.   Кинәт алар артыннан тавыш ишетелде.   —Әй, син, җибәр әле аны, - Ирек аларны күреп алып йөгереп килеп җиткән икән.   —Җибәрмәсәм, нәрсә була? – Ул арада Зәринә елый ук башлады.   —Җибәрмәсәң, бик яхшы гына үзеңә эләгүе бар.   —Шулаймыни? – Данил кызның толымын җибәрде дә Иреккә таба атлады, аннан бар балалар куркып торалар. Бу малай белми, ахры, Данил абзасының кем икәнен. – Ярый, нишләтмәкче буласың инде мине?   Алар тирәсенә башка балалар җыела башлады. Хәзер малайлар сугышачаклар, кызык булачак бит. Алай да Ирек бик куркып тора торган малай түгел икән. Саллы гына Данилның колак артына тамызды.   —Алай да аңламасаң, тагын менә болай да итә беләбез, — дип, усал малайга сугып, борынын да җимерде.   Данилның борыныннан шаулап кан китте.   —Аааай!... Мин сине әтигә әйтәм! Беләсеңме, нишләтәчәк ул сине?   —Бар, бар, чаба тор, – диде аңа Ирек. — Калган малайлар, белеп торыгыз: кем Зәринәгә тия, шуңа бик яхшы гына эләгәчәк, – диде малай, борынын тотып өенә кереп барган Данилны күзе белән озатып.   —Ирек, кач, әтисе чыкса, эләгә хәзер сиңа, – Зәринә үзен яклаган малай өчен борчыла башлады. Яклаучы табылганга шат та ул үзе. Тик менә хәзер аны орышачаклар бит.   —Курыкты ди, – җавап шундый булды. — Ә син, Зәринә, велосипедта йөри беләсеңме?   —Юк, белмим.   —Әйдә өйрәтәм.   Кызның башы күккә тиде. Аның күптән велосипедта йөрергә өйрәнәсе килә иде бит.   Малай аны велосипедка утыртты да асфальт юлга алып чыкты.   Көне бик күңелле үтте бүген Зәринәнең. Велосипедта да йөрергә бераз өйрәнде, малайлар да тимәде башка аңа — Иректән курыктылар. Ә Данилның әтисе чыкмады урамга. “Сугышкач елап кермә”, дигәндер инде. Иреккә кыен эләкмичә калганга да шатланды кыз. Их, менә бу абый ичмасам.   Кич эшеннән кайтышка Гөлгенәне бик күп яңалыклар көтеп тора иде. Кызын урамда Ирек исемле малай яклаган икән, велосипедта да йөрергә өйрәткән икән. Зәринәнең телендә йокларга ятканчы гел Ирек кенә булды. “Ярар, бик яхшы булган”, дип уйлады Гөлгенә, кызы үзен якларлык дус тапкан, көн саен елап кермәс урамнан, бик әйбәт.   Ирекне урамнан керешкә әбисе каршы алды.   —Улым, син нәрсә инде, монда тора башламадың, инде сугышып та кергәнсең, – дип битәрләп алды аны Фәймә апа. – Күрше хатыннары: Бер малайның борынын сугып канаткансың”,- диделәр.   —Ул үзе гаепле, әби. Кечкенә кызны чәченнән тартып елатты.   —Кызлар яклавың әйбәт инде ул. Тик ул кызны якларга кешесе юкмыни?   —Юк, ул әни белән икәү генә торабыз, диде.   —Ярар, әйдә, кулыңны ю да ашарга утыр, атаң белә күрмәсен инде сугышып йөргәнеңне.   Ирекнең әтисе таксида эшли. Кайчак иртә кайта, клиентлар күп көнне бик соң кайта. Акча ягыннан төшемле эш үзе. Менә малай гына әбисе кулына калды. Фәймә апа әле карт түгел, алтмышта гына. Өйне бик яхщы гына карап тора. Малай кеше шуграк шул. Кайчак әтисенә аны әрләп алырга туры килгәли.   Фәнис әнисе белән генә үсте, әтисе аларны ул кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Фәнис әтисен беркайчан да күргәне юк. Укып бетергәндә туксанынчы еллар иде, әнисенең аны алга таба укытырга чамасы булмады, яртышар ел акча түләгәннәре юк эшендә. Шуңа Фәнискә каршыдагы яңа ачылган кибеткә грузчик булып керүдән башка чарасы калмады. Ярый үзен военкомат укытты, кулына права ала алды егет. Укып бетергәч, озак тотмадылар аны, армиягә алып киттеләр. Тик ул башка яшьтәшләре кебек кайнар нокталарга барып эләкмәде, тыныч урында хезмәт итте. Солдатта да шофёр булды. Ул практика өчен бик ярап торды. Армиядә өйрәнәсем килми дип торып булмый, кушканнар икән, өйрәнәсең дә. Машинаны да карап йөртәсең. Хезмәтен бетергәндә, егет яхшы гына машина серләренә өйрәнде. Кайтса, яшьтәшләр кайсы кайда: кайсы бизнес эшенә тотынган, кайсы шабашкага чыгып киткән, кайсы ,әле егерме яшь кенә булса да, эчкече яки наркоманга әйләнгән.   Тормышны үзең җайламый хәлең юк икән хәзер. Фәнис иске генә жигули машинасын кредитка сатып ала алды. Шуның белән шәһәрнең үзәк урамнарын әйләнеп "таксовать" итәргә тотынды. Төшемле генә эш икән бу үзе, акчасы кайбер көннәрне, бигрәк тә бәйрәм булган көннәрне шактый төште. Акчасын кая куярга белмәгән исерек яңа байлар машина утыргычына акчаны санамый гына ыргыталар. Кредитын да бик тиз каплады. Машинасын да яңага алыштыра алды. Аннары машиналы-квартиралы егеткә кызлар күп елышты. Бигрәк тә авыл кызлары. Квартиралы егеткә кияүгә чыгу — тулай торактан котылу дигән сүз. Булачак тормыш иптәше Розалия белән ул кызлар тулай торагына егетләр белән бер бәйрәмгә барган көнне танышты. Җыйнак кына гәүдәле, чибәр генә кыз Розалия. Авылдан шәһәргә һөнәри ПТУга укырга килгән җиреннән тулай торакта торып калды.    Укыган буенча эше дә булды үзе. Авылга кайтып ни эшлисең инде анда? Егет белән кызның өстәл артында урыннары бергә туры килделәр. Кич буе танышып, бик тиз аралышып та киттеләр. Аннары инде Фәнис, вакыты булган саен, кыз янына килгәләп йөрде. Әнисе белән дә таныштырды. Фәймә апа үзе дә авыл кызы булгач, Розалияне бик тиз үз итте, озакка сузмыйча туй да ясадылар. Шулай итеп, авылдан шәһәргә килгән күп кенә дус кызларын көнләштереп, машиналы-квартиралы егеткә кияүгә чыгып та куйды Розалия. Тулай торакта авыз ачып калган кызларга авыр сулап көрсенергә генә калды. Барысына да андый егет әзерләп куелмаган шул шәһәрдә. Бар алдагы тормышны шушы кечкенә бүлмәләрдә берничә кыз белән уздыру бик күңелле түгел.   Тормыш шулай түгәрәкләнде дисәң дә була. Тик бу бәхет уллары Ирек туганчы гына барды шул. Бала туып, тәпи йөри башлагач, яшь килен үзенең холкын күрсәтә башлады.   —Фәнис, ник әниең безнең бүлмәгә керә ул һаман? Бүген карасам, Ирек астына пес итеп куйган, шуны да күрми калган, көне буе бер эше юк бит инде өйдә. Нигә квартплатаны үзе барып түләми ул, без бит яшь гаилә, безгә акча кирәк бит, бераз булышса ярамыймыни?   Розалия шулай итеп акрынлап ирен үз ягына таба көйләргә тотынды. Инде алга таба кайнана белән ачыктан-ачык талашырга ук тотынды. Ә тавыш чыгару өчен тормыш иткән кешегә сәбәп табу җитәрлек чыгып тора. Розалия- авыл кызы, талашырга дигәндә чәтелдәп тора. Каршы сүз дә кыстырырлык җай калдырмый. Фәймә апа бик яратып каршы алган килене белән сөйләшмәс булды. Килен кайчак, баласын алып, әти-әнисе янына кайтып, атналар буе торып килә башлады. Билгеле, инде кыз кайтып хурлагач, Фәймә апаны кода-кодагые да күрә алмас булдылар. Фәнис ике ут арасында калды. Бер якта - аны үстергән әнисе, икенче якта - кечкенә улы белән хатыны. Барысы да кадерле кешеләр. Ни кылырга да белмәде. Килештереп тә карады. “Аңлашыгыз инде”, дип ялынып та карады. Юк, кайнана белән килен килешә алмадылар. Кайчак, Фәнис эштән кайтышка, талашып - ызгышып беткән булалар. Булмады инде бу, болар талашмасын дип, көннәр буе өйдә утырып булмый, эшен эшләмәсә акча каян килер. Бер утырып уйлагач, ныклы карарга килде Фәнис. Аерым торудан башка чара юк. Бу Розалиянең дә астыртын теләгенә туры килде. Шуның өчен тырышты бит ул, ирен алып чыгып китәргә әнисе яныннан. Яңа ипотека программасы буенча ике бүлмәле квартира ала алдылар. Фәниснең бераз җыйган акчасы бар иде, ул бик ярдәм итте, чиратны алгарак уздырырга. Яңа квартираны Розалия үзе теләгәнчә корды. Чын хуҗабикә булып йөри башлады. Тулай торактан кунакка килеп – китеп йөргән дус кызларын тагын көнләштерә ала алды. Борын югарыда хәзер алар каршында яшь хатынның. Инде, Ирекне дә бакчага биреп, элек эшләгән эшенә чыкты. Коллектив алышынган икән инде, ул декретта утырган вакытта. Яңа кешеләр бик күп. Әйе, өстендә хәзер кайнанасы юк, ире бар тапканын кайтарып кулына тоттыра. Розалия иркен тормышка бирешә башлады. Башта эшендә булгалап алган корпоративлардан салгалап кайта башлады, бәйрәм дигәч, Фәнис сүз әйтмәде хатынына. Аннары туган көннәр дип, эштәге кызлар белән кафеларда соңга калып утыра башлады. Фәнискә балалар бакчасыннан еш шалтырата башладылар, Ирекне әнисе алып кайтмаган булып чыга. Фәнис, заказлар күп булгач, бик соң гына өйгә кайта. Баланы барып алгач та әле эше бетми, берничә клиентны, Ирекне машинасына утырткан килеш, адреслар буенча илтеп кайта. Утырып йөри-йөри, бала алҗып бетә. Кайтып, хатынына кычкырып, бераз акыл да кертеп карады ир.   —Нәрсә, көне буе эшләп, бераз дус кызлар белән кафеда утырсам да ярамыймыни хәзер? - Хатыннан җавап шундый булды.   Инде баланы әнисе карамагына тапшырмый чарасы калмады Фәниснең. Фәймә апа оныгын бакчадан үзе барып ала башлады. Фәнис кичен, эше беткәч, әнисенә кереп, Ирекне алып, өенә кайта аннары. Тик менә хатын дигәне әле кайтып кермәгән дә була. Розалия - чибәр хатын, кафеда, кызлар белән утырганда, аның янына ирләр, яшь егетләр килеп утыра башлады. Розалия тайгак юлга кереп китте. Менә бит ничек яши ул?! Рәхәтләнеп күңел ача, ир канаты акча эшли, аны киендерә, “для души” сөяркәләр бар. Их, рәхәт тормыш менә шундый була инде.   Фәнис аңышканда, хатыны аяк терәп эчә башлаган, семья дип ике утырып бер уйламый башлаган иде. Ир: “Бәлки дәваланып карарсың”,- дип, хатынын туры юлга бастырырга тырышып карады. Тик барып чыкмады. Розалия үзенең эчкече хатынга әйләнеп бетүен танымады. Фәниснең, улын алып, әнисе янына кире кайтудан башка чарасы калмады. Ирек беренче классны укып бетергән, җәй буе урамда диярлек, әбисенә алай мәшәкать тудырмады. Розалия, ире белән улы чыгып киткәнгә, артык борчылмады. Кафеда танышкан ирләрне туры квартирасына алып кайта торган булды.   Бүген беренче сентябрь. Зәринә беренче класска укырга бара. Җәй буе һаман кулына алып караган мәктәп формасын киде, ак алъяпкычын да киеп куйды. Әнисе чәчен матур итеп үрде, аннары ак бантикларын тагып куйды. Менә мәктәп сумкасын киясең дә булды, беренче класс укучысы буласың да куясың инде. Сумкасын әнисе үзем күтәреп барыйм дигән иде, Зәринә аяк терәп каршы төште, аның чынлап укучы булып күренәсе килде.   Кызның, көзге каршына басып, әйләнә-әйләнә көязләнүен читтән генә Гөлгенә күзәтеп торды. Менә бит аның да кызы үсеп җитте. Ялгыз башка читен булса да, кызын интернатка бирмәде. Әнә нинди зур булган инде! Бер туктамый такылдап тора.” Соңга калмыйк ,әйдә барыйк”,- дип ,әнисенең башын катырып бетерде. Җәй көне Ирек исемле малай белән дуслашкач, елап керүдән туктады кыз. Ирек бер малайга да Зәринәне кыерсытырга ирек бирмәде. Ул малайны Гөлгенәнең күргәне юк, тик шулай да “әйбәт малай булырга тиеш” дигән фикергә килде Гөлгенә.  

—Әни, әйдә киттек инде, соңга калабыз бит, – инде йөзенче тапкыр Зәринә әнисенә эндәште.  

—Әйдә, барабыз инде кызым, вакыт. – Гөлгенә, кызын җитәкләп, ишеккә юнәлде.  

Тулай торак коридорын үткәндә, күршеләрнең матур итеп киенгән Зәринәгә күзләре төште.  

—Ай-яй, шулай матур итеп киенеп, нинди зур кыз бара икән дип торабыз, Зәринә икән бит. Кая бара икән ул бүген сумкалар асып? – дип сораган булдылар.   —Укырга барам, мәктәпкә, — кызның үзенә шулай яратып эндәшүләренә күңеле булды.  

—Шулаймыни? Зур үскәнсең икән инде, “биш”кә генә укы, яме матурым, –дип, күршеләр кызның аркасыннан кагып калдылар.   Урамга чыккач, ана белән кыз бераз күзләрен ачып-йомып тордылар. Тулай торакның коридорындагы караңгыга ияләшкән күзләрен сентябрьнең якты кояшы чагылдырды. Көне бик җылы һәм кояшлы бүген, агачлар да сары яфракка төренгәннәр, урамда көз исе. Шул чак Зәринә, каршыдагы йорт ягына карап, кемгәдер кул изәде.  

—Кем бар анда, кызым?  

—Ирек.  Әнә, ул да әтисе белән мәктәпкә бара, әтисе машинасын кабызган.   Гөлгенә кызы күрсәткән якка күз салды. Ак машина янында урта гәүдәле бер ир кайнаша. Аның янында басып торган малай, алар ягына таба карап, кулын изәп тора иде.

  —Әни, әйдә, алар янына барабыз, — Зәринә, әнисен җитәкләп, шулар янына сөйри башлады.  

—Ярамас, кызым, таныш булмаган кешеләр янына бару.

  —Таныш ич инде ул. Ирек бит, әйдә инде, әни.  

—Ярамас, кызым, әниләре чыкса орышыр.  

—Юк аларның әниләре. Ирек:” Әни безнең белән тормый, ул күп итеп аракы эчә,”- диде.  

Чарасыздан кызы җитәкләп сөйрәүгә биреште Гөлгенә, кызы әйдәгән якка таба атлап китте.

  —Исәнмесез, – дип, тартынып кына исәнләште ул Фәнис белән. – Менә кызым сезнең улыгызны күреп алды да, әйдә-әйдә дип, сезнең янга алып килде.  

—Беләбез, беләбез без ул Зәринә дигән кызны, – Фәнис, шаярып, Зәринәгә күзен кысты. – Укырга барабызмыни, дус кеше?  

—Әйе, беренче класска, – дип җавап бирде кыз.  

—Сез минем кызымны беләсезмени? – дип сорады Гөлгенә.  

—Белмичә, улымның дусты бит ул, безгә кунакка да кергәне бар аның.

  —Шулаймыни әле? Ник, миңа әйтмичә, кешегә кереп йөрисең әле син? – дип, Гөлгенә кызының кулыннан тартты.  

—Орышмагыз инде аны. Әни бик чакыргач кына керә иде, бик акыллы кыз ул Зәринә,

— Фәнис, тагын шаярып, Зәринәгә күзен кысты.  

—Әйтми—нитми алай ярамый бит инде, кызым.

  —Ничек әйтим, син бит эштә, — дип үпкәләргә җыенды кыз.  

—Ярар, әйдә, дуслар кунакка йөрешә инде ул, – дип ,сүзне икенче якка борырга тырышты Фәнис.

– Сез кайсы мәктәпкә барасыз соң?  

—Илле тугызынчыга.  

—Бик яхшы, без дә шунда барабыз. Әйдәгез, утырыгыз, бергә барырбыз, – дип, машинасына таба ишарәләде Фәнис.  

—Юк, рәхмәт сезгә, без җәяү генә барырбыз инде – дип, Гөлгенә кызына таба борылып карады.   Баксаң, Зәринә белән Ирек әллә кайчан машинаның арткы утыргычына кереп тә утырганнар икән. Кыз белән малайның олыларда эше юк, нәрсә турындадыр сөйләшеп утыралар.

Аларны күреп алган Фәнис тагын авызын ерды , иреннәре арасыннан ап-ак тешләре җемелдәп алды.

Гөлгенәнең болай ихлас елмаюны моңарчы бер дә күргәне юк иде, ул, каушап, башын читкә борды.   —Гөлгенә, — Зәринә әнисенең исемен әйткәне бар иде аларга, — әйдә утырыгыз инде, Зәринәнең беренче уку көнендә күңеле төшмәсен.  

Ханымның килешми чарасы калмады, ул Фәнис янына алгы урындыкка кереп утырды.  

—Киттекме? – дип сорады Фәнис, машинасын кабызгач, артка таба борылып карап.

—Киттек, – дип, икесе бергә җавап бирде кыз белән малай.  

Кузгалып киткәч, Фәнис, күз кырые белән генә карап, Гөлгенәгә эндәште.  

—Гөлгенә, карагыз әле, сез мәктәптән соң кич нишлисез?

  —Нигә аны сорыйсыз ? Зәринә белән, бәйрәм көн итеп, Макдоналдска бармакчы идек.  

—Макдоналдс әйбәт инде ул, без менә улым белән аттракционнар паркына бармакчы идек. Әйдәгез, безнең белән.

Мәктәптән кайтуга кереп алырмын сезне.   Гөлгенәнең бүгенге көн өчен җыеп барган акчасы бар үзе, тик алай паркка да барырбыз дип уйламаган иде.  

—Белмим инде, Зәринә Макдоналдс дигән иде.  

—Макдоналдс ул паркта да бар бит, кереп чыгарбыз. Йә, ничек дисез? Аннары Ирек белән Зәринәгә икесенә бергә күңеллерәк булыр иде, дуслар бит.  

—Әни, барыйк инде, – арттан Зәринәнең тавышы ишетелде.  

—Ярар кызым, барырбыз алайса, тик кара аны, “биш”кә генә укыйсы аннары, килештек?  

—Урра!

– Гөлгенәнең колагын кызы тавышы ярып узды.  

—Булды, килештек алайса, – диде Фәнис.

– Миңа кәрәзле телефон номерыгызны бирә алмассыз микән?  

Гөлгенәнең алай чит кешегә телефон номерын биргәне булмаса да, Фәнискә әйтеп торып яздырды.   Мәктәптә белем бәйрәме күңелле үтте, Зәринә беренче тапкыр үз классында кырык биш минутлык дәрестә дә утырып чыкты. Класстан чыкканда, күзләре ут булып янган иде кызның, бик ошаткан укучы булып утыруны.

Мәктәптән кайтып, мәктәп формасын салырга гына өлгерделәр, аларны инде, телефоннан шалтыратып, Фәнис урамга чакырды.  

Әй, кызык та инде балалар өчен аттракционнар паркы: төрле уеннар, компьютерга көйләнгән заманча уен автоматлары, әйләнә торган, чаба, атына торган, тагын әллә нинди кызык аттракционнар.

Ирек белән Зәринә әле бер аттракцион янына чабып килеп җитәләр, әле икенчесенә, инде уйнаган җирләреннән аерылып китә алмыйлар, бар белгән сүзләре тагын да тагын! Әти-әнинең кесәләре генә чыдасын. Балаларга гына түгел, Фәнис белән Гөлгенәгә дә бик ошады монда.

Алар да, балаларга кушылып, уеннарга кереп киттеләр, алар белән бергә ярыштылар, уйнадылар. Карыннары ачыккач, Макдональдска кереп чыктылар.

Балалар рәхәтләнде тәм-томга. Гөлгенәнең әле беркайчан болай күңел ачканы юк. Бар тормыш мәшәкатьләрен онытты бүген, үзенең әни кеше икәнен дә онытып, үзен кечкенә кызчык кебек тойды кайбер уеннарда. Аннары төрле вак-төяк читенлек килеп чыкса, янына Фәнис йөгереп килеп җитә ,аңа булыша. Кафеда да ничектер үзен гаилә башы кебек тотты. Яныңда ныклы терәкле кеше булса, күпкә җиңел икәнен тойды Гөлгенә.

Фәниснең бар әйткән сүзен йотып барды, ирне ул бик күптәннән белгән кебек тоелды. Фәнис янында бернинди дә авырлыктан куркасы юк икән бит.  

Фәнискә дә Гөлгенә белән бик рәхәт иде. Ул, чын күңелдән онытылып көлеп булганны, Гөлгенәнең чишмә кебек челтерәп көлгән тавышын ишеткәч кенә белә алды. Шундый чибәрләнеп китә яшь хатын андый вакытта, күз алмалы түгел. Бу минутларда күктән таш ява башласа, Фәнис ,ике дә уйламый, ике бала белән Гөлгенәне куенына качырырга әзер иде.  

Көн инде кичкә авышып, эңгер-меңгер иңә башлагач кына кайтырга чыктылар алар, бәлки тагын бераз юанырлар иде дә, аттракционнар кесәләрдәге бар акчаның тиененә кадәр алып бетерделәр. Арткы утыргычта ике бала, йокылары килеп, борыннарын төртә-төртә кайттылар. Ә Фәнис белән Гөлгенә, юл буе көлешеп, паркта булган хәлләрне кабат исләренә төшерделәр. 

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27120

img

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса