Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Законсыз балык тоту зур штрафка китерде

 Агымдагы елның июнь аенда Балык Бистәсе районы суды Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр И. һәм Р. ның уылдык чәчү урыннарында электр тогы кулланып су биологик ресурсларын табуда гаепләнүче эше карады.

 Гражданин И. интернет социаль челтәрендә, суга электр тогы бирү юлы белән балык тоту җайланмасы күреп, аны законсыз рәвештә шәхси максатларда балык тоту өчен куллану фикере туа. Төрле җайланмалар, ә ток чыганагы буларак аккумулятор батареясын кулланып, электрлы кармак ясаган.

И. анда электрлы кармак барлыгын белеп, алдан килешүгә киләләр. Алар Балык Бистәсе районының «Тукай» дип аталган Кама елгасы култыгы ярына киләләр. Төнге вакытта И. белән Р. уылдык чәчү урыннарында, балык тоту өчен тиешле документлары булмаган килеш, су биологик ресурсларын аулауның тыелган вакытында, ишкәкле көймә, ясалган электрлы кармак кулланып төрле исемле 8 данә балык тоталар.

Барлыгы 4225 сум зыян салганнар.

Алар Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Суд тикшерүе барышында хөкем ителүчеләр И. һәм  Р. үзләренә карата җинаять эшен туктатуны сорап үтенеч белдерделәр. Алар бу адымга беренче тапкыр барганнар һәм зыянны тулысынча каплаганнар.

Россия Федерациясенең җинаятьләр кодексы маддәсе нигезендә, беренче тапкыр зур булмаган яки урта авырлыктагы җинаять кылган кешегә, зыянны каплаган очракта, суд тарафыннан штраф билгеләнергә һәм җинаять җаваплылыгыннан азат ителергә мөмкин.

Суд гаепләнүче И. һәм Р. га карата җинаять эше туктатылырга тиеш дип таныды.  Суд карары чыкканнан соң 10 тәүлек эчендә түләү срогы белән һәркемгә 30000 сум күләмендә штраф билгеләнде.

Аларга билгеләнгән вакытка түләмәгән очракта, җинаять җаваплылыгына тартылачаклары аңлатылды Шулай ук пристав органнарына суд билгеләгән штрафны түләү турында мәгълүмат бирергә кирәк.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X