Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Җырчы Лилия Хәйруллина югалтуын авыр кичергәнме?

Татар шоу-бизнесында үзенең сәхнә образлары аша күпләргә тынгылык бирмәгән яшь җырчы Лилия Хәйруллинаны танымаган, белмәгән кеше юктыр.

Дөресен әйтик: җырчы сәхнәгә чыкканда бөтенләй башка образда һәм стильдә иде. Хәзер җырлары да, киенүе дә үзгәрде. Ике бала әнисе булуына карамастан, әледән-әле яңа проектларын тәкъдим итеп кенә тора. Күпләргә әнисе Гөлдания Хәйруллинаның кызы буларак таныш булса, кайберәүләрнең күңеленә яңа образлары аша кереп кала. Ни дисәң дә, тамашачы күңеленә үз сукмагын ярып бара җырчы. Иҗаты гына түгел, яшәү рәвеше, тормыш итүе дә халыкның игътибар үзәгендә бит... Бу юлы да чираттагы сәяхәтен, андагы югалтулары, кичерешләре турында инста тасмада бүлешкән. Багаж югалтуларын бәян иткән ул.

Лилия Хәйруллина Америкадан, Майамидан яза: «Аэрофлот оставил многих своих пассажиров «налегке» @aeroflot конкретного ответа от них пока нет. В справочной службе по вопросу «утери багажа» стоит автоответчик, что они принимают меры по сбою системы по багажу в Шереметьево ..жду. Но, чувствую, что придётся докупать недостающие для жизни вещи ...А у меня переезд .. еду в следующий пункт назначения. Еду в автобусе.. багажа нет-проще передвигаться (хоть какой-то положительный момент)» - ди.

«Можно и клип снять на эту тему» дип инста дуслары кәефен күтәргәннәр. Хәер, җырчының әллә ни кәефе төшмәгән бугай. Кыю гына: «Тормыш өчен кирәкле кайбер әйберләрне сатып алырга туры киләчәген чамалыйм» дип язган.

 

 фото архив

http://www.sahne.ru/kheberler/11750.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса