Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Көзге шәфәкъ” шигърият кичәсе

    5 декабрь көнне Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Көзге шәфәкъ” дип аталган шигърият кичәсе булып узды.

    Без олы хөрмәткә лаек булган күренекле шәхесләребез белән күзгә-күз очрашу бәхетенә ирештек. Әдәбият сөючеләр белән очрашуга күренекле шәхесләребез - язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, иҗаттагы уңышлары өчен Шәйхи Маннур һәм  Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты - Марат Хәлил улы Закиров. Тукай бүләге лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, академик, профессор, тәнкыйтьче, прозаик, Фәүзия  ханымның тормыш иптәше - Галиуллин Тәлгат Нәбиевич. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган артисты, җырчы Азат  Тимершәех, шулай ук Фәннүр Сафин исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күпкырлы талант иясе-  Алмаз Хәмзиннар килгән иде.

      Очрашуның төп сәбәпчесе публицист, популяр  җырлар авторы,  якташ шагыйрәбез - Фәүзия Солтан булды. Бу кичәнең безнең мәктәптә узуы очраклы гына түгел. Чөнки Фәүзия ханымның нәсел тамырлары Яңа Арышка барып тоташа, аның әнисе –Халисә Мөхәммәтфатыйх кызы бу авылда туып үскән. Шагыйрә үзенең чыгышын, бирегә килүемә әниемнең рухы сөенә торгандыр, дип башлап җибәрде. Әнисенең Яңа Арышка барып чыксагыз, Халисә кызлары килгән дип горурланырлык булсын дигән   сүзләрен искә алды. Халисә апаның бу теләкләре буш урында гына барлыкка килмәгән. Фатыйх Сафиулла улы башлангыч биргән нәселдә күренекле шәхесләр тәрбияләнгән. Банат Фатыйх кызы Ярмөхәммәтова Бөек Ватан сугышы елларында “Чулпан” колхозында бригадир вазыйфасын башкарган. Энеләре полковник Барый Сафиуллин озак еллар Казан танк училищесында хезмәт куйган. Ә Хәниф ага авылыбызның гына түгел,  районыбызның да горурлыгы булып тора.  Мәскәүдән Берлингача данлы юл үткән кавалерист – капитан Сафиуллин Бөек Ватан сугышында 4 сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ул гына да түгел Висла- Одер оперциясе барышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы герое исеменә дә тәкъдим ителгән. Фәүзия ханым үзенең күркәм эшләре белән аларның лаеклы дәвамчысы булып тора.

       Укучылар кичә барышында шагыйрәбезнең шигырьләрен укыдылар. Иҗатташ дуслары Азат Тимершәех һәм  Алмаз Хәмзин Фәүзия Солтан сүзләренә иҗат ителгән җырларны яңгыраттылар. Шагыйрьләребез үзләренең иҗади юлларын, беренче иҗат җимешләренең  дөньяга ничек килүләрен сөйләп үттеләр.

      Тәлгат Нәбиевич шагыйрәнең тормыш юлы белән таныштырды, иҗатына бәя биреп узды, укучыларга үзенең киңәшләрен бирде. Туган телеңне ярату, хөрмәт итәргә кирәклеген искәртеп үтте. Каләмдәшләре Марат Закир һәм Рәсимә Гарифуллина үзләренең матур шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Рәсимә Гарифуллина үзенең һәм дустының шигырьләрен укып кына калмады, тамашачыларны сөендереп, моңлы тавышы белән җырлап та күрсәтте. 

     Кичәнең иң югары ноктасы булып, Фәүзия Солтан үзенең яңа гына табадан төшергән шигырьләрен тәкъдим итте һәм  җыентык китаплары белән таныштырды. Бу очрашу шагыйрә өчен дә, укучылар өчен дә зур бәйрәм булды. Китап - бакча, ә  язучылар - шул бакчаның гөлләре. Шагыйрәбезнең иҗатында туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, гомумән, кешеләргә ихтирам һәм тирән моң сеңгән. Шагыйрь үз шигырен язганда тойган ләззәтен укучыларга яки тыңлаучыларга җиткерә алса гына бәхетле.

    Әлеге очрашу безнең күңелләрдә матур истәлек булып уелып калды. Фәүзия ханымның иҗат чишмәсе саекмасын, кулыннан каләм бер дә төшмәсен, киләчәктә дә безне яңа китаплары белән сөендереп торсын дигән теләктә калабыз.

                                                         Г. Галимова,

туган тел һәм әдәбият укытучысы.

                                                        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса