Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Әтисе улын коткарырга кергән, икесе дә баткан - эзлиләр

Фаҗига кече улы күз алдында була Татарстанда Мишә елгасында 15 яшьлек үсмер батып үлгән, коткаручылар хәзер аның әтисен эзли.

Фаҗига кече улы күз алдында була Татарстанда Мишә елгасында 15 яшьлек үсмер батып үлгән, коткаручылар хәзер аның әтисен эзли.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Республиканың Питрәч районындагы «Алмагач» бакчачылык җәмгыяте янында фаҗига кичә кич килеп чыккан.

Хәбәр 112 системасы буенча алынган. Ачыкланганча, кичке сәгать тугызынчы киткәч 49 яшьлек ир-ат һәм аның ике улы су коенырга киткән.

Бераздан кече улы өенә кайта һәм  абыйсы бата башлаганын, ә әтисе аны коткарырга ташлануын, тик аларның икесенең дә судан чыкмавын әйтә. Иртән 6.55 сәгатьтә коткаручылар яшүсмернең мәетен табып судан чыгарган. Хәзерге вакытта 2нче зона коткару отряды водолазлары малайларның әтисен эзләүләрен дәвам итә.

 

Чыганак Фото: МЧС РТ
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/tise-ulyn-kotkaryrga-kergn-ikese-d-batkan-ezlilr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X