Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Ринат Рахматуллин: «Ике ел төрмәдә утырдым, шуның өчен атказанган артист исеме бирмиләр»

Ринат Рахматуллин шәхси тормышы, иҗаты турында ачылып сөйләргә яратмый.

 Шуның өчен ул тамашачыларга укылмаган китап кебек - укыйсы да әле укыйсы! Тыйнаклыгы тормышта да, сәхнәдә үз-үзен тотышында да, җырларында да чагыла. Әмма әлеге сыйфат аңа сәхнәдә танылырга комачауламаган. Җырчының «Чакыр гына мине», Тормыш китабы”, «Тукта яңгыр» кебек җырлары күптән халык күңелен яулады. 

Мишәр бит әле ул! Шуның өчен тозлы-борычлы сорауларыма җавап бирер микән, дип тә уйладым. Тик җырчы һич икеләнүләрсез, ачыктан-ачык сөйләште. Аның эстрададагы үзгәрешләргә, соңгы вакыйгаларга карата үз фикере, карашы бар.  

Ринат Рахматуллин үзенең фамилиясен «Рәхмәтуллин» дип түгел, «Рахматуллин» дип язарга куша. «Минем бабаем Рахмат бабай булган», ди.    

- Ринат абый, сез зур сәхнәгә гомерегезнең дүртенче дистәсен ваклаганда килеп кердегез. Моңарчы кайда йөрдегез димме соң?

- Мин беркайчан да зур сәхнәгә омтылмадым. Бары тик җырлар язу белән генә шөгыльләндем. 1994-1995 елда «Союз» студиясе эшли иде, магнитофон кассеталары бик популяр булган чорда үземнең җырларымны чыгардым. Бу бары тик үзем өчен генә иҗат ителгән, истәлек булып калсын дип яздыртылган җырлар иде. 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

Фото:  kassa.rambler.ru

фотоhttp://www.sahne.ru/kheberler/11005.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса