Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Мәктәп укучылары чемпионатта көч сынаша

Китапханә эшендә традициягә әйләнгән уен-чаралар шактый. Шуларның берсен, кроссвордлар белән үткәрелә торганын, быел да читләтеп үтмәскә булдык.

Без аны күләмлерәк итеп, чемпионат формасында үткәрүне кулайрак күреп, “кроссвордчылар чемпионаты” дип атап йөртәбез. Узган ел олы яшьтәгеләр белән үткәрелгән уенны, быел мәктәп укучылары белән оештырдык.

 2019 ел-АВЫЛ ЕЛЫ буларак, беренче тур һәркем өчен якын һәм кадерле, мәңгелек темалардан саналган, авыл темасына багышланган иде. Һәрбер укучы үзенең туган авылының тарихын, нәсел-нәсәбен, аларның шөгыльләрен, авылдагы географик атамаларны, аларның мәънәләрен белергә тиеш. Бу атамалар буыннан-буынга күчә барып, безнең көннәргәчә килеп җиткәннәр, шуңа күрә алар авылның яшәешенә, көн-күрешенә, гореф гадәтләренә, табигате турында күп кенә мөһим мәгълүматлар бирә торган авыл тарихының “хәбәрчеләре” булып саналалар. Әлбәттә, алар кроссворд сорауларында да  чагылыш тапмый калмадылар.

Дәвамын газетадан укыгыз

 

 Нәзирә Минеханова.

Юлсубино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса