Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Миңнур Сафиуллин шигыре

Дөнья  матур сез булганга күрә, Без яшибез шуңа куанып. Кыз, малайлар үсә янәшәдә, Әниләре белән юанып.

 Сез бу дөньяныә чишмә башы,

Һәрбер инеш шуннан башлана,

Без һәрчак сезгә сыенабыз.

Кайгы-хәсрәт килсә башларга.

 

Күпме генә җырлар җырланмаган,

Сезнең хакта инде дөньяда.

“Әни” дигән бөек исем якын,

Сиңа да ул – изге, миңа да.

 

Шушы исем белән утка керә бала,

Кирәк булса төшә суларга.

Аналарның гүзәллеген аңлап,

Гөлләр үсә барыр юлларда.

 

Ир-егетләр бүген сезне котлап,

Чәчәк бәйләмнәре бирәбез.

Сезнең кылган изгелекләр өчен,

Белмим, ниләр белән түләрбез.

 

Кайчан да бер сезне хөрмәтләп,

Йолдызлардан бәйләм тезәрләр.

Бу җиһанга җиһангирлар килә,

Туып тора тәүге гүзәлләр.

 

Йолдызлар да балкыбрак яна,

Бүген сезнең бәйрәм көнендә.

 Олуг җиһан шәмдәлләрен элгән,

Бәйрәм итеп зәңгәр күгенә.

 

 

 

Миңнур Сафиуллин

Балык бистәсе районы

Балыклы-Чүкәй авылы.

фото архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса