Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Ләйлә Дәүләтова: «Оят булса да әйтим»

Апрель аенда  Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драмы театрының гастрольләре булды.

  7 апрель көнне алар «Бәхет хакы» дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр. Анда барыбызга да таныш Фидан Гафаров та катнаша. Бу хакта Ләйлә Дәүләтова да үзенең инстаграмында язып чыкты. Бу әсәр Фидан абый тормышыннан алып, махсус язылган икән. «Бу спектакльне Башкорт театры ел саен 1 тапкыр Камал театрында куя! Фидан абый инде 5 ел рәттән карарга чакырган иде! Гел җай чыкмады! Фидан абый үзе пригласительный биреп чакырды дип сөенеп, аның белән бергә эшләвемә шатланып, горурланып утырдым! Оят булса да әйтим, минем беркайчан да Фидан абый уйнаган спектакльләрне караганым юк иде. Ул бит әти-әниемнең яраткан артисты, ә безнең буынга эләкмәде...», дип яза Ләйлә. Фидан абый үзе спектакль буе, килде микән теге кызый, дип уйлап чыккан. «Фидан абый! Сез ‒ легенда! Сез ‒ чын шәхес!», дип тә язган Ләйлә Дәүләтова.

 

Автор: Г.Шәрәпова.

http://www.sahne.ru/kheberler/11013.html

фото архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса