Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Крыжовник үрчетү

Көз җиткәч, крыжовник үрчетү эшенә тотынырга мөмкин.

  Аның өчен бер еллык нык һәм сәламәт ботакны сайлап алыгыз да, җиргә яткызып, тимерчыбык белән беркетеп куегыз. Тизрәк тамыр җибәрсен өчен, җир белән тоташкан урыныннан ботакны бераз гына кисеп җибәрергә дә мөмкин. Туклыклы матдәләр җитмәгәнгә күрә, ул тамыр җибәрәчәк. Ботак өстенә эре бөртекле...

Көз җиткәч, крыжовник үрчетү эшенә тотынырга мөмкин. Аның өчен бер еллык нык һәм сәламәт ботакны сайлап алыгыз да, җиргә яткызып, тимерчыбык белән беркетеп куегыз. Тизрәк тамыр җибәрсен өчен, җир белән тоташкан урыныннан ботакны бераз гына кисеп җибәрергә дә мөмкин. Туклыклы матдәләр җитмәгәнгә күрә, ул тамыр җибәрәчәк.

Ботак өстенә эре бөртекле елга комы белән кушылган черемә дә салсагыз, җирдә дым бетмәячәк һәм ботак тизрәк тамырланачак. Крыжовникка күп итеп су сибегез. Суыклар башланыр алдыннан, ботакны корткычлардан һәм салкыннардан саклап, чәчәк аткан берьеллык үләннәр белән каплагыз. Яз көне яшь ботакны ашлама кертелгән урынга күчереп утыртыгыз һәм җәй көне беренче уңыш алырсыз.

http://tukai-rt.ru/news/kyizyiklyi-hem-faydalyi/kryizhovnik-rchet

фотоbotanichka.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса