Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Киләчәгем-минем кулымда

  Дөньяда һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсаң да, барысы да яхшылар. Мин кечкенә чакта һөнәр сайлауны бик авыр эштер дип уйламый идем. Чөнки алар барысы да беренче карашка җиңел кебек тоелалар.

Әмма һөнәрне алдан ук яхшылап уйлап сайларга кирәк, чөнки ул синең киләчәк тормышыңны, язмышыңны хәл итә.

Мин тәрбияче һөнәрен сайларга телим.  Бу һөнәр җиңелләрдән түгел, чөнки балалар белән эшләү бик зур җаваплылык сорый. Ләкин мин үзем балаларны бик яратам. Аларны күргәч, үземне башка төрле хис итәм, алардан аерыласым килми.  Балалар да мине яратыр, тиз ияләшерләр, дип ышанам. Алар белән аралашудан үземә дәрт алам, тәм табам. Балаларны алдагы тормышка яраклы итеп, яхшы күңелле булырга,  игелекле эшләр эшләргә өйрәтәсем килә. Бу һөнәр минем күңелемә ята.

Туган апам да тәрбияче булып эшли.  Аннан үрнәк алып, бу һөнәрне сайларга булдым. Алла теләсә, үз фикеремне үзгәртмичә, исән- сау һәм уңышлы гына имтиханнарымны биреп, шушы юлдан китеп, алдагы тормышымны бәйләр идем.

 

Ризәлә Гыйлемханова,

 Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса