Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кызның чәченә карап холкын белергә мөмкин

Озын толымлы татар кызларына һәрвакыт сокланып, горурланып карыйбыз. Озын толымнар үстерү — борынгыдан калган гадәт.

Тик психологлар моны буыннан-буынга күчүче гореф-гадәт кенә түгел, ә «архетип» дип тә атый. Ягъни бу геннар ярдәмендә күчерелә.
Озын толымнар хатын-кыз­ның генетик яктан исән һәм исән-сау бала таба алачагына ишарә ясый. Озын толымлы кыз­ны күргән егет кешенең аңы ул гүзәл затны үзенең туачак балаларының әнисе итеп кабул итә, шуңа да ир-егетләр озын чәчле кызларга күбрәк тартыла. Моның ник шулай булуы аңлашыла да, чөнки кыска чәчле кызлар күбрәк ир-егетне хәтерләтә.

Гадәттә, кыска чәч йөрткән хатын-кызлар спорт өлкәсендә яки берәр нинди рәсми җирдә эшли. Алар күбрәк карьера белән генә кызыксына, гаилә, балалар, өй андый хатын-кызлар өчен икенче, өченче урынга күчә.

Кайбер хатын-кызлар, артыгын мавыгып ташлап, чәчләрен бик еш кистерә, буята. Бу кешенең эчке кичерешләре, аның нәрсә белән дә булса ризалашмавын күрсәтә. Ә чәч төсен төрледән-төрлегә буяп тору аның үз-үзен ярата алмавына ишарә ясый. Әгәр дә хатын-кыз гомерендә бер генә тапкыр да чәчен буятып карамаган икән, аның характеры бик консерватив яисә ул үз-үзенә ышанмый дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.

Кайбер ирләр дә чәчләрен үстерә бит, дисезме? Бу аларның эчке дөньясындагы каршылыкларны, башкалардан аерылып тору теләге булуны күрсәтә. Озын чәчле ир-егетләрне күбрәк иҗади кешеләр арасында очратырга мөмкин. Берничә дистә ел элек андыйларны язу­чылар, рәссамнар, музыкантлар арасында күрергә була иде.
Исегездә тотыгыз, әгәр дә хатын-кыз гомер буе үстергән чәчен тик торганда гына кисеп аткан икән, димәк, моның ниндидер сәбәпләре бар һәм ул яңа тормыш башларга җыена. Чәчләрнең хәтер саклый торган «гадәте» бар, ди галимнәр. Аларны кисеп атып, кеше үткәнен дә сызып ташлый һәм яңалыкка омтыла. Бу – психотерапиянең бер алымы. «Тормышыңа яңалык кертергә телисең икән — чәчеңне башкача ясат», –ди психологлар.

Белеп торыгыз: романтиканы үз итүче туташ һәм ханымнарга чәчләрен ачык төскә буярга, үстерергә һәм бөдрәләтергә киңәш ителә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/khatyn-kyzny-chchen-karap-kholkyn-belep-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса