Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып күп эшләр дә башкарыла

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә урнашкан 2417 номерлы участогында сәгать уннарда халык шактый җыелды. Бирегә әлеге сәгатьләрдә 321 (26,5%) кеше килеп үз фикерен белдереп киткән. Шуларның берничәсе белән сөйләшеп алдым

- Өч бала әнисе буларак урамыбыз өчен бик сөенәм мин. Асфальт түшәлде. Баганаларыбызга яхшы яктырткычлар куйдылар. Сабыйларыбыз белән рәхәтләнеп урамда йөри алабыз. Шуңа күрә дә бүген үз фикеремне җиткерергә дип килдем әле. Тагын берничә теләгем бар иде. Без Сабантуй үткәрелә торган мәйдан янындагы урамнарның берсендә яшибез. Якын тирәдә балалар мәйданчыгы, балаларыбызга мәктәптән кайтканда юл кырыена тратуар ясасалар бик яхшы булыр иде. Без шул өметтә калабыз,-ди Алсу Сафина.

-Заманалар яхшырды. Районыбыз да үзгәрә, көннән-көн матурлана. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып күп эшләр дә башкарыла. Иң сөендергәне урамыбызга асфальт җәелде, чүп түгәр өчен  яңа контейнерлар да куелды. Бүген менә референдумга килеп үз фикеремне белдерергә булдым. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк. Матур яшәү өчен барлык мөмкинлекләребез дә бар бит, - дип теләкләрен җиткерде Наилә әби.

Гөлназ Зарипова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса