Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Казан парковкасындагы машинадан 1,6 миллион сум урлаганнар

Полиция хезмәткәрләре сәүдә үзәге янындагы бер парковкада торган машинадан 1,6 миллион сум урлаучыны тотканнар.

 «Тойота» хуҗасы машинасын парковкада калдырган һәм кире килгәндә машинасындагы 1,6 миллион сумнан җилләр искәнен күргән.

Хокук сакчылары әлеге хәлнең шаһитләрен сораштырганнар һәм күзәтү камераларындагы язуларны тикшергәннәр. Әлеге белешмәләр 33 яшьлек каракның эзенә төшәргә ярдәм иткән.

Ир кеше гаебен таныган һәм машинаны махсус сигнализация сканеры ярдәмендә ачуын әйткән. Карактан урланган акчаның 350 меңен кире кайтарып алганнар. Аңа "Зур күләмдә акча урлау" маддәсе җикенча җинаять эше ачылган.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazan-parkovkasyndagy-mashinadan-16-million-sum-urlagannar

mo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса