Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Кара карлыганнан «Пятиминутка» кайнатмасы

Бу кайнатманы кайнату өчен бернинди үлчәү дә, бизмән дә кирәк түгел.

 Бар да стаканалап үлчәнә. Кайнатма тәмле, хуш исле була һәм әчеми дә, күгәрми дә.

Зур табакка 6 стакан су, 10 стакан шикәр комы салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, утны киметеп, 20 минут буе ширбәтне кайнатабыз. 20 минуттан соң ширбәткә 15 стакан юылган кара карлыган салабыз. Кайнап чыкканнан соң, нәкъ 5 минут кына утта тотабыз да, сүндерәбез.

Өстенә чыккан күбеген җыеп алабыз. Кайнатмага тагын 15 стакан шикәр комы кушып, эреп беткәнче болгатабыз. Суынгач, банкаларга тутырабыз.
 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/desert/kara-karlygannan-pyatiminutka-kaynatmasy

yandex.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса