Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

"Иртэнге алтыда без инде кырда" ди Новиков

Балык Бистәсе "Агрохимсервис"ның "Зюзино" агрофирмасы хезмәт куючы Александр Новиковны тырыш егет дип ассызыклап үтте идарәчесе.

Балык Бистәсе "Агрохимсервис"ның "Зюзино" агрофирмасы хезмәт куючы Александр Новиковны тырыш егет дип ассызыклап үтте идарәчесе.. Александр үзе Наумовка авылыннан. Район агротехник техникумында тракторист-машинист белгечлеген алганнан соң, Казан шәһәрендә китә,​ гаилә кора.​ Аннан туган якларына кайтып төпләнәләр. Бирегә кайткач эш урынлы да булып куя ул. Бүгенге көндә хуҗалыкның алыштыргысыз хезмәткәре. Без килгәндә кырда печән әйләндерә иде. Агымдагы елда аңа өр-яңа тракторны ышанып тапшырганнар. “Заманча, бик уңайлы техника”,-ди аның турында Александр. Җәй айларында печән төргәкләү, аны ферма янына ташу, ә көзен урып-җыю вакытында кырда, техниканы кышка әзреләү, ремонтлау эшләрендә актив катнаша ул. ​ “Иртәнге алтыда без инде кырда. Берәр атна элек печән әзерләү эшенә тотындык. Тагын шуның кадәр вакыт кирәк булыр әле. Эшемнән зарланмыйм. Бер агымда бара”,- ди Александр.

--
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев