Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Илсөя Бәдретдиновага: «Син – 5 иргә, 90 хатын-кызга торасың!»

Мал иясенә охшый дигәнне ишеткәнегез бармы? Күпләрнең бардыр. Шунысы кызык: тамашачы да яраткан җырчысына охшаган була икән бит!

Илсөя Бәдретдинованың тамашачысы да нәкъ үзенә охшаган  – шаян, җор телле, тапкыр. Моны концерт вакытында төшерелеп инстаграмга куелган видеоларга карап та әйтеп була. Аңа әле ир кеше хатыны янында мәхәббәт аңлата, кемдер тавык бүләк итә, кемдер сарык дигәндәй... Кыскасы, Илсөянең тамашачысы да оригиналь, үзе төсле.

Әле күптән түгел бер тамашачысы Илсөяне шаккатырган.

– Илсөя, сакла үзеңне! Үзеңне үзеңне сакламасаң, дөньяда сине беркем дә сакламый, янәшәңдә яткан ирләр дә сакламый. Потому что ирләр хәзер бик ялкау. Син хәзерге замананың 5 иренә, 90 хатынына, 120 тагы бер малайларына торасың... берүзең! - дигән Оренбург өлкәсендә концертан соң өлкән яшьтәге бер ханым.

 

 фото архив

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilsya-bdretdinovaga-sin-5-irg-90-khatyn-kyzga-torasy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса