Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Гүзәл Хәбибуллина : " Шушындый бәйге – акцияләр булып торсын. Яшәсен, интернет!"

Үзизоляция дигәннәре башланып, бер атна буе мин үземне кая куярга белмәдем.

Тормышның үзәгендә кайна да, кинәт кенә туктап кал әле. Кул кушырып өйдә тик яту минем холкыма бер дә туры килеп бетми. Ләкин, эзли белсәң, һәрнәрсәнең уңай ягы табыла икән ул. Минем, гаиләм белән айлар буе тәүлек әйләнәсе бергә булганым юк иде. Үзизоляциягә рәхмәт инде, миңа андый бәхетне дә бүләк итте. Телевизор карамыйм мин, коронавирус белән гомумән дә кызыксынмадым. Телефоныма көне буе килгән смс – хәбәрләрне тиз генә бетереп атам.

Шулай итеп, үзизоляциянең дә уңай ягын таптым бит мин. Гаделем белән бергәләшеп онлайн - конкурсларда катнашабыз. Онлайн, дигәч тә, бер дә җиңелләрдән түгел, җәмәгать. Шигырьләр өйрәнәбез, китаплар укыйбыз, репетицияләр ясыйбыз, кисәбез, ябыштырабыз, рәсемнәр, аппликацияләр ясыйбыз, җырлыйбыз, елыйбыз, көләбез... Апрель урталарында уйнап кына кереп киткән идек, үзебезгә дә бик кызыклы, мавыктыргыч булып чыкты әлеге онлайн бәйге - акцияләр. Интернет киңлекләрендә аларның ниндиләре генә юк: яраткан йорт хайваннарына багышланганы да, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә оештырылганнары да, рәсем сәнгате, кул эшләнмәләрен истә тотып игълан ителгәннәре дә, җыр – бию, сәнгатьле сүз осталыгына юнәлдерелгәннәре дә... Гомумән, катнашып кына өлгер. Ә бездә теләк көчле, рәхәтләнеп катнашабыз. Алай гына да түгел әле, кайбер сәләтле балаларны да үз артыбыздан ияртәбез. Электрон почтага килгән дипломнарны, сертификатларны ачып караудан да рәхәтрәк нәрсә юк әлегә безгә. Шулай булмый ни?! Күпме тырышлык, никадәр күз яше нәтиҗәсе бит ул! Хезмәтебез нәтиҗәсен социаль челтәрләрдә яктыртып барырга тырышабыз. Бездән күреп, башкалар да әлеге акция – бәйгеләргә кушылып китәләр.

Шушы онлайн – бәйгеләрдә катнашып, күп кенә дуслар, танышлар таптык. Рәхәтләнеп аралашабыз, фикер алышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Әлеге язманы язган арада тагын бер диплом килеп төште әле. Анысы Удмуртия Республикасы тарафыннан оештырылган “И туган тел,нинди татлы синең көйләрең” дип исемләнгән регионара акция өчен. Тагын күп кенә бәйгеләрдән нәтиҗә көтеп яткан мәлебез. Шушындый бәйге – акцияләр булып торсын. Яшәсен, интернет!

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса