Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Гриппка каршы вакцинация ясатырга вакыт җитте

​​​​​​​Гриппка каршы вакцинация ясатыргамы, әллә юкмы? Бу сорау җәмгыятебезне ике төркемгә бүлде дә куйды.

 Берәүләр вакцина ясату яклы, икенчеләр каршы. Ә кемгә ышанырга соң? Вакциналар турында дөрес мәгълүматны каян алырга? Бу хакта Роспотребнадзорның Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча территориаль  бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Миличихина белән әңгәмә кордык.

-Гриппка каршы вакцинациянең максаты нәрсәдә?

Гриппка каршы вакцинациянең  төп максаты- халыкны инфекция таралудан, грипп эпидемиясеннән саклау. Халыкны вакцинацияләп табиблар өзлегүләрдән үлем ихтималы булган кешеләрнең гомерләрен саклап калалар. Бу беренче чиратта кечкенә балаларга кагыла, чөнки аларның иммунитеты формалашу стадиясендә. Шулай ук хроник авырулары булган өлкәннәр, иммунодефицит хәлендәге кешеләр куркыныч астында.

Грипп- авыр уза торган инфекция, аны җиңел генә кичерү мөмкин түгел.

-Гриппка каршы вакцинаның составы нинди?

-Вакцина грипп вирусыннан саклый, ә ул эпидемиологлар әйтүенчә, алдагы сезонда аеруча киң таралырга мөмкин. Традицион вакциналар өч төрле грипп вирусыннан саклыйлар.

Дүрт грипп вирусыннан саклый торган вакцина да бар. Ул өчвалентлы вакцина саклый торган вируслардан да саклый,анда өстәмә рәвештә В вирусы да бар.

-Ни өчен прививканы ел саен ясатырга кирәк?

- Бу грипп вирусларының мутациясенә, даими рәвештә үзгәреп торуы белән аңлатыла. Шуңа күрә вакциналарның составы грипп вирусының үзгәрүен бәйле рәвештә яңартылып тора. Берничә ел элек уздырылган вакцинация организмны берничек тә сакламаячак.

-Вакцинадан грипп белән авыру ихтималы бармы?

-Вакцинадан грипп белән авыру мөмкин түгел. Әмма кайбер кешеләр прививка ясатканнан соң берникадәр вакыт үзләрен начар хис итәләр. Мондый реакция еш  булмый, әмма бу нормаль хәл. Хәлсезлек, мускуллар авыртуы, тән температурасының кыска вакытка 37 градуска кадәр күтәрелүе күзәтелергә мөмкин. Укол ясаган урынның авырту ихтималы да бар.

Мондый реакция организмның кертелгән вирус кисәкчәләре белән көрәшүе,антитәнчекләр эшләнүе турында сигнал бирүе турында сөйли. Шул рәвешле, иммун системасы организмны грипп вирусларыннан сакларга әзерләнә.

Әмма сез прививка ясаганнан соң да үзегезне яхшы хис итсәгез, бу гриппка каршы вакцина эшләми дигән сүз түгел.

  • Прививка ясатып та грипп йоктырырга мөмкинме?
  • Прививка ясаткан килеш тә грипп белән авырсагыз, ул җиңел формада өзлегүләрсез узачак. Кешене  тулысынча грипптан саклау- икенчел максат. Һәрхәлдә гриппка каршы вакцина эшли һәм ул куркынычсыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны грипптан саклау мөмкинлеген ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X