Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Фунчозалы салат әзерләү ЫСУЛЫ

1 тавык түше, 300 гр кореяча кишер, 1 кыяр, 1 болгар борычы, 100 фунчоза, бер бәйләм яшел тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч, кориандр, соя соусы, зәйтүн мае Фунчозаны дөрес итеп пешерә белергә кирәк.

 Әгәр дә аның диаметры 0,5 мм га кадәр булса, өстенә кайнар су саласың да биш минут тотасың, аннары суын саркытасың. Токмач калын булса, аны, гадәттәгечә, суда пешерәсең.
Тавыкны пешерәбез дә вак итеп турыйбыз. Кыярны һәм болгар борычын саламлап турыйсы була. Савытка кореяча кишерне, фунчозаны һәм башка ингредиентларны салабыз. Зәйтүн мае, соя соусын, башка тәмләткечләрне салып болгатабыз.

 

 фото Шэхри Казан газетасы сайтыннан алынды.

http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/funchozaly-salat-zerl-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса