Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Әфганчы егетләр – авыл горурлыгы

1979 елның 25 декабрендә Үзәк телевидение аша Әфганстанга гаскәр кертелүе хәбәр ителә.

 Шул көннән башлап 10 ел буе җир йөзендә беркемгә дә кирәге булмаган мәгънәсез сугыш бара. Тормышның матурлыгын күрергә, рәхәтен татырга, бу дөньяда яшәргә дә өлгермәгән япь-яшь егетләр гомерлеккә гарип кала, күпмесе канлы Әфганстан җирендә башын сала. Аналар Әфган сугышын каһәрләп ачы яшь түгә. Исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан солдатларның да күңелендә мәңгелеккә юылып төшмәслек юшкын утырып кала... Бу котычкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң нәкъ 30 ел вакыт узып киткән. 18-20 яшьлек солдатлар бүген ир уртасы – әтиләр, бабайлар.

Әфган сугышы бары тик тарих битләрендә генә калды. Әмма тере шаһитләр – әфган егетләре – бүгенге көндә яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә катнашучы зур көч булып тора.

Әфган сугышында Татарстаннан 9570 кеше катнаша. Шуларның алтысы – районыбызның Олы Елга авылы егетләре. Бәхеткә, аларның алтысы да туган якларына исән-сау әйләнеп кайталар. Нурислам абый Әхмәдиев, Нурислам абый Мөхәммәтгалиев, Ринат абый Шәйдуллин, Рәшит абый Солтанов, Рашат абый Әлмиев, Рөстәм абый Галиев башкаларга үрнәк күрсәтеп, бүгенге көндә туган авылларында матур гомер кичерәләр. Һәр елны авылның мәдәният йортында коточкыч сугыш афәтен үз күзе белән күргән, аның эчендә кайнаган, гомерендә мылтык та тотып кармаган килеш, яңгыр кебек кургаш астында исән калырга, кулсыз-аяксыз калган иптәшләренең өзгәләнүләрен ишетергә, үз кулында җан биргән иптәшенең соңгы амәнәтен үтәргә көч тапкан батырларыбыз хөрмәтенә зур бәйрәм оештырыла.

Бу елны соңгы совет сугышчысы Әфган чиген атлап чыкканга 30 ел тулу уңаеннан сәнгать җитәкчесе Алсу Әлмиева музей җитәкчесе Хәтимә Солтанова һәм китапханәче Люция Габдуллина белән берлектә зур кичә

әзерләгән иде. Иң элек Әфганчы егетләр күңелләрендә Әфган истәлекләрен яңартып, музейда кунак булдылар, аннан соң тормыш иптәшләре белән бәйрәм концертында катнаштылар.

Сәхнәдә Люция апа Габдуллина тарафыннан мәктәп укучыларыннан җыйналган солдат истәлекләре, Илгиз Садриев, Роза Гәрәева, Вакыйф Мингалиев, Рәсим Әлмиев, Диләфрүз Әһмәдиева, Гөлсинә Мөхәммәтгалиева, Гөлия Мөхәммәтгалиева, Рифат Насыйбуллин, Адель Новиков һәм башкалар Әфганчы егетләргә багышланган җырлар, сугыш дәһшәтен чагылдырган шигырьләр яңгыраттылар, тамашачы хозурына халык биюләре һәм башка концерт номерлары тәкъдим иттеләр.

Әфганчылар үзләре дә солдат хатирәләре белән бүлештеләр, башларыннан кичкән гыйбрәтле хәлләр турында сөйләделәр. Аларга очрашу истәлеге итеп туганнары, спонсорлар – Раил Бариев, Минзөфәр Исмәгыйлев, Габдерафыйк Габдуллин,Зилә Сибгатуллина, Дания Хәсәнова – тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Әлеге очрашуда әйтелгән ихлас сүзләр, сөйләнгән шигырьләр, җырланган җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Бу мизгелләрдә һәрбер тамашачы сугыш ачысын үз күңеле аша үткәргәндәй булгандыр...

 

Сиринә Исмәгыйлева - Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса