Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Эклер пироженные

Рецепт.

250 мл.суны кайнарга куярга һәм бер чеметем тоз өстәргә. Янына йомшарган 80-100 г.сыер мае салырга һәм болгата-болгата кайнатырга. Кайнап чыккач 1-2минут болгатып торырга һәм әз-әзләп кенә 1стакан он (150г) салырга. Болгата болгата камырны пешерергә. Аннары сүндереп 35-37 градуска кадәр суытырга, тән температурасыннан чамалый аласыз. Аннары суына төшкән камырга 4-5йомырканы берәмләп куша-куша камырны ясап бетерергә. Камыр сузылучан булырга тиеш. Пергамент җәелгән табага камырны кондитер капчыгы ярдәмендә озынча формада чыгарырга. 180 градуслы мичтә 30-35 минут пешерергә. Пешергәннән соң эченә төрле крем тутырырга була. Мин 33%лы каймак һәм тәменчә шикәр комын миксер белән күпертеп, шул кремны файдаландым. Заварной крем файдалансагыз да була. Өстен шикәр пудрасы яки шоколад эретеп бизисе.

Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВА.

фотоivona.bigmir.net

http://saby-rt.ru/news/ash-su/ekler-pirozhennye

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев