Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Чаллыбаш авылы клубында “Талантлы син, кеше  туганым!”  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә

“Ныклы гаилә” партия проекты һәм ТАССР ның 100 еллыгы  кысаларында,  2019 елның 28 ноябрендә Чаллыбаш авылы клубында Балык-Бистәсе район мәдәният йортында эшләп килүче  “Бистә йолдызлары” әдәби – музыкаль  клубы (җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова) әзерләгән “Талантлы син, кеше  туганым!”  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып  узды.

Кичәдә районыбыз талантлары: Балык Бистәсеннән Сергей Фалин, Тәберде Чаллысы авылыннан  Гөлфирә Гыймадиева, Илфат Сәләхиев, Алия Шәрәфиева, Яңасаладан Исламия Шәфигуллина, Энҗе Сафина,  Илназ Шәрәфиев, Чаллыбаштан Фәнил Хөснуллин,  Хәйдәр Зиһаншин,  Асыя Вәлиева, Зәлинә Зиһаншина  катнашты. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. Кичәне район мәдәният йорты методисты Гөлия Кәримуллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса