“Бәләкәч” балалар бакчасында  “Әти, әни һәм мин – спорт яратучы гаилә” исемле ярышлар узды
Общество

“Бәләкәч” балалар бакчасында  “Әти, әни һәм мин – спорт яратучы гаилә” исемле ярышлар узды

“Бәләкәч” балалар бакчасында  “Әти, әни һәм мин – спорт яратучы гаилә” исемле ярышлар уздыру матур гадәткә кереп бара. Анда без бакчада тәрбияләнүче балаларның гаиләләрен чакырабыз.

  Әлеге чараның максаты балаларны һәм аларның әти-әниләре белән берлектә физик тәрбиягә тартылуларын үстерү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбия чорында актив катнашу булып тора.

 Бәйгедә әти-әни һәм баладан торган, девизлары булган һәр гаилә дә катнаша ала иде.

Тәрбияче Гөлназ Нәбиуллина ярышта катнашучылар алдында  төрледән-төрле, кызыклы  сынаулар куя торды. Ярышчылар биремнәрне үтәгәндә, тамашачылар алар өчен җан атты, ә жюри  аларны гадел итеп бәяләргә тырышты. Һәр катнашучы үз командасы өчен җиңү теләп тырышты.

Ә конкурс араларында балалар музыкаль җитәкчеләре Диләрә Хәкимова  җитәкчелегендә төрле чыгышлар ясадылар, җырладылар, биеделәр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Мәгыйзовлар гаиләсе “Иң активлар“, Гаффаровлар – “Иң спорт яратучылар“, Сибгатуллиннар “Иң җитезләр” номинацияләрендә җиңү яуладылар. Аларга бүләкләрне балалар бакчасы мөдире Гөлназ Нәбиуллина тапшырды.

Әлеге чара физик тәрбиягә балаларның карашын  ныгытуда ата-ананың тоткан урыны әһәмиятлелеген тагын бер кат исбатлады.

Земфира Сәлахиева.


Нет комментариев