Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Биш ел элек югалган егет өенә кайткан

Поезддан чыга һәм кире әйләнеп керми

 2015 елның сентябрендә Мәскәүдә яшәүче ханым 34 яшьлек улының югалуы турында полициягә хәбәр итә. Егет әнисе белән Анапага диңгезгә ял итәргә барган.

Кире Мәскәүгә кайтканда, Ростов өлкәсенең Лихая станциясе тукталышында егет поезддан чыга һәм кире әйләнеп керми. Ир-егетнең әнисе улының югалуы турында полициягә гариза яза. Полиция хезмәткәрләре егетне берничә ел дәвамында эзли. Ә 2020 елның августында ул табыла.

Ир-егет чиктәш дәүләтнең медицина учреждениесендә яткан булган.

Сүз Украина турында барадыр, дип фаразлана. Әмма егетнең анда ничек эләгүе һәм югалганда авырганмы, юкмы икәне билгеле түгел. Хәзерге вакытта ир-егет әнисе янына кайткан.
 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/tormyish-dulkyinnaryi/bish-el-elek-yugalgan-eget-en-kaytkan

r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса