Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Бүген иртәнге биштән бирле коткаручылар бер егетне агач башыннан төшәргә үгетли

Аны агачка менәргә нәрсә мәҗбүр иткәнлеге билгеле түгел.

Аны агачка менәргә нәрсә мәҗбүр иткәнлеге билгеле түгел. Коткаручылар инде биш сәгать буе бер егетне 9 катлы йорт биеклегендәге агачтан төшәргә үгетли.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Казаның Фатих Әмирхан урамындагы бер ишегалдында якшәмбе иртәсе ашыгыч хезмәт бригадаларының килүе белән башланып киткән.

Инде иртәнге биштән диярлек коткаручылар, янгын сүндерүчеләр һәм табиблар әлеге йортның ишегалдында агач башына менгән егетне җиргә төшәргә үгетли.

Аны 9 катлы йорт биеклегендәге агачка менәргә нәрсә мәҗбүр иткәнлеге билгеле түгел Ул агачтан үзе төшәргә теләми, ә көч куллану куркыныч. Коткаручылар егет шуның буенча җиргә төшсен дип агачка биек баскыч та куйган, аны үгетләүне дәвам итәләр.  

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/31-05-2020/b-gen-irt-nge-bisht-n-birle-kotkaruchylar-ber-egetne-agach-bashynnan-t-sh-rg-getli-5746619
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X