Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Берьюлы 8 кешене бәрдергән

Краснодар краенда трассада теркәлгән юл авариясендә 5 кеше һәлак булган.

Җиңел машина каршы як юл полосасына чыга һәм 8 кешене бәрдерә, дип хәбәр итәләр РФнең Краснодар крае буенча Эчке эшләр министрлыгында бүген иртән. Гулькевичи — Отрадо-Кубанское — Отрадо-Ольгинское автомобиль юлының 26нчы километрындагы юл һәлакәте турындагы хәбәр иртәнге 5ләрдә билгеле була.   “Вакыйга урынына килеп җиткән полицейскийлар “Лада Приора” руле артындагы 27 яшьлек водительнең томан шартларында үз полосасы буйлап хәрәкәт иткәндә, алда туктап торган ВАЗ-2115 һәм ВАЗ-21099 машиналарына барып менмәс өчен, каршы як юлга чыгуын ачыклый.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә алган тән җәрәхәтләреннән кеше гомере өзелгән”, – диелә ул хәбәрдә.   Авариядә каза күрүче калган 5 кеше төрле травмалар белән дәваханәгә озатылган. Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30963

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса