Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Беренче сыйныф укучылары өчен ике телдә мобиль кушымта ясаганнар

Рус һәм татар телләрендәге "Барсик цивилизацияне коткара" дигән мобиль кушымтаны бушлай алып була.

Татарстанның беренче сыйныф укучылары файдалану өчен "Барсик цивилизацияне коткара" мобиль кушымта ясаганнар.  Ул ике телдә эшләнгән. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 сентябрьдән Татарстанның һәр беренче сыйныф укучысы рус һәм татар телләрендә "Барсик цивилизацияне коткара" дигән мобиль кушымтаны бушлай ала.

 

Бу уен Татарстан Республикасының дәүләт телләрен өйрәнергә ярдәм итә, башлангычы сыйныфларда класстан тыш чаралар уздыру өчен методик ярдәмлек булып тора. Әлеге кушымтада балалар уен формасында кешелек тарихында булган ачышлар белән таныша ала.

Кушымта «Беренче сыйныф укучысына Ак Барс Банктан бүләк» хәйрия проекты кысаларында эшләнде. Уен смартфонда яки планшетта Google Play Market һәм App Store кибетләрендә дә, веб-версиядә дә, компьютерда http://game.akbars.ru/.сылтамасы буенча да ачык, диелә хәбәрдә.

 

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/berenche-syynyf-ukuchylary-chen-ike-teld-mobil-kushymta-yasagannar

favoritekiev.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса