Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Бүген Балык Бистәсендә Үзбәкстан Республикасы Парламентына алдан сайлаулар узды

​​​​​​​Билгеле булганча, агымдагы елның 22 декабрендә Үзбәкстан Республикасы Олы Мәҗлесенә (Парламентына) һәм өлкә, район, шәһәр кенгашларына (Советларына) сайлаулар узачак.

Бу җәһәттән, Татарстанда, шулай ук Балык Бистәсе районында Үзбәкстан гражданнары өчен алдан тавыш бирү оештырылды. Районыбызда вакытлыча һәм даими яшәүче Үзбәкстан гражданнары район Мәдәният йортында тавыш бирделәр.

- Республикабыз законнар чыгару палатасы Олы Мәҗелескә  депутатлар сайлауда алдан тавыш бирү өчен барлык шартлар тудырылган, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Татарстан Республикасы һәм район җитәкчелегенә сайлаулар уздыруда ярдәм күрсәткәнәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Үзебез генә тавыш бирүне болай оешкан төстә уздыра алмас идек,- диде безнең хәбәрчебезгә Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге киңәшчесе Алишер Зыямөхәммәтов.

Тавыш бирү чыннан да оешканлык, гражданнарның активлыгы шартларында барды. Сәгать 9. 00 гә безнең районда вакытлыча, даими яшәүче гражданнарның яртысыннан артыгы үзләренең гражданлык бурычларын үтәгәннәр иде инде. Ә кунакчыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре тугандаш халык вәкилләрен кайнар чәй, тәм-томнар белән сыйладылар.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса