Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Балык Бистәсе районында  уникенче модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Бүген Күки авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Балык Бистәсе районында бу  уникенче ФАП.

Авыл җирендә иң мөһим һәм кирәкле обьектларның берсе. Яңа бина халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын һәм медицина хезмәткәрләренэ эш шартларын яхшыртыр өчен мөмкинлек бирәчәк.

Тантананы район башлыгы Илдар Таҗетдинов ачып җибәрде. Республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, Татарстанда тормышка ашырыла торган 40 программаларның берсе булуы хакында һәм авыл халкына сәламәт булып, ФАПка бары тик профилактика тикшеренү, правивкалар ясату өчен килүен теләде.

Район үзәк хастахәнәсенең баш табибы Мансур Китаев фельдшер булып ФАПта 31 ел дәвамында Кәүсәрия Фәтхуллина хезмәт куюы, аның тәүлекнең кайсы вакытында да медицина ярдәме күрсәтүгә әзер булуын ассызыклады. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Бадрутдинов республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.

Тансылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса