Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар ТАҖЕТДИНОВ бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле балыкбистәлеләр! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлауларыбызны җиткерәбез.

Без - Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы, туган җиребездә уртак язмыш белән бәйләнгәнбез.Бу кешеләрнең хокукларын һәм азатлыгын, тынычлыкны, тарихи шартларда урнашкан бердәмлегебезне  күрсәтә. Халкыбызның бердәмлеге югары көчкә ия.

Татарстанлылар, шул исәптән балыкбистәлеләр тарафыннан әлеге җирлектә төрле милләт кешеләре арасында гражданлык бердәмлеге һәм толерантлыкны булдыруда зур тәҗрибә тупланган.

Сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, тынычлык, йортларыгызда иминлек телим. Әлеге бәйрәмнәр безнең илебезне, республикабызны, муниципаль районны төрле яклап үстерү юлында тагын да берләшергә ярдәм итсен.

Илдар ТАҖЕТДИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса