Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләренең гамәлләре игелекле

Көн туды исә, социаль челтәрдәге яңалыклар белән танышу өчен куллар телефонга үрелә.

 Ә анда ил, дөнья хәбәрләреннән тыш районыбыз яңалыклары да даими “эленеп” барыла. Өлкәннәрне җәмәгатьчелектәге хәбәрләр кызыксындырса, укучыларны район балалар иҗат үзәге куйган флеш-моблар, шигырь укулары үзенә тарта.
- Бу көннәрдә халкыбыз танылган шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан без социаль челтәрдәге zdt.rs битебездә “Тукай безнең күңелләрдә”, “Мин Тукайны укыйм” темасына марафон игълан иттек. Анда мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның Тукай шигырьләрен укулары, рәсем, видеороликлар урнаштырылып барыла. Шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Балалар Җиңү турында сөйли”, “Җиңү турында җырлыйм” темасына карата төрле сәнгать жанрындагы видеороликларны куеп барабыз, - ди район балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Галия Бикмуллина.
Әлбәттә, үзләренең чыгышларын инстаграмда күрү балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә горурлык хисе өсти. Район балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре үз изоляцияләү вакытында әнә шулай бик күпләрнең күңеленә шатлык бүләк итәләр.

 

Фарваз Каюмова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса